Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Анарны ничек сайларга?

Аның өлгергәнлеген күрсәтүче биш билге бар.

Анар (гранат) – бик файдалы җимеш. Ул иммунитетны ныгыта, кандагы гемоглобин дәрәҗәсен арттыра.

Еш кына бу җимешне сатып алу бер дә канәгатьлек тойгысы китерми: ул я өлгермәгән, я кипкән булып чыга. Өлгергән, тәмле гранатны ничек сайларга соң?

Беренчедән, гранат сайлаганда иң очындагы чәчәгенә игътибар итегез. Чәчәге кибеп бетмәгән, ә тышы аксыл яисә яшькелт икән, димәк, ул өлгермәгән.

Икенчедән, өлгергән гранатның кабыгы юка, коры, ялтырап тора. Ул ачык кызыл яисә куе кызыл төстә була. Кабыгы яньчелгән, бозылган булырга тиеш түгел.

Өченчедән, бармак белән басканда шыгырап тора, шакыганда, карбыз кебек яңгырый.

Дүртенчедән, өлгергән гранат авыр була. Шуңа да гранат сайлаганда икене күтәреп карап, авыррагын сайларга тырышыгыз.

Бишенчедән, гранат зур булган саен, аның җимешләре дә эре, сусыл була.

Гранатны безгә Төркия, Абхазия, Үзбәкстан, Азәрбайҗаннан китерәләр. Төрек гранаты сусыл һәм тәмле санала, ул тиз өлгерә.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев