Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Ана капиталын исәпләүгә үзгәрешләр керә

Дәүләт Думасы сишәмбе көнне пленар утырышта «Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме буенча өстәмә чаралар турында» законга төзәтмәләрне өченче соңгы укылышта кабул итте. Аның нигезендә 2022 елның 1 февраленнән ана капиталы фаразланган түгел, ә фактик инфляция буенча индексацияләнәчәк.

Дәүләт Думасы вице-спикеры Анна Кузнецова («Бердәм Россия») тәкъдим иткән үзгәрешләр «Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында»гы законга кертелә. Документ текстында аныкланганча, ана капиталы күләме агымдагы елның 1 февраленнән кулланучылар бәяләре үсеше индексыннан чыгып, ел саен яңадан каралырга тиеш булачак. 

Билгеләп үтелгәнчә, шул ук тәртиптә ана капиталының калган өлеше күләмен яңадан караячаклар.

Моннан тыш, 2022 елның 1 февраленә кадәр ана капиталы күләме беренче бала өчен 483 881 сум, икенче һәм аннан соңгы балалар өчен 639 431 сум булачак.

Документ, гамәлгә ашыруның башка срогы билгеләнгән нигезләмәләрдән тыш, 2022 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

Россия Президенты Владимир Путин элегрәк яңа чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашуда 2022 елдан ана капиталын фаразланган түгел, ә фактик инфляция буенча индексацияләүгә күчәргә тәкъдим итте.

"Ватаным Татарстан"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев