Алма агулануга китерергә мөмкин...
Галимнәр алманың сәламәтлек өчен көтелмәгән куркыныч ягын ачкан.
Алма составында алма, шәраб, лимон кислоталары күп, тик аларда С витамины аз. Аның каравы, башка антиоксидантлар — витамин А бар. Шуңа да аларны иң файдалы һәм тәмле җимешләр арасына кертергә була.
Әмма кайбер очракларда алма куллану организмга зыян да китерергә мөмкин. Алманы никадәр күбрәк ашасаң, шулкадәр яхшырак, дигән ялгыш фикер бар. Аны көнгә ике-өчне ашау да җитә. Алмаларны артык куллану эчне сыеклата һәм авитаминоз барлыкка килүгә сәбәпче була.
Моннан тыш, бу җимештә шикәр күп, ә аны күпчелек авыруларда ашарга ярамый. Әче сортлы алманы югары әчелек булган кешеләргә ашарга киңәш ителми. "Әче алма составында кислоталар күп, алар теш эмаленә зыян китермәс өчен чамалап кулланырга кирәк", — ди гастроэнтеролог Ольга Аришева.
Галимнәр исбатлавынча, алма төшендә агулы амигдалин матдәсе бар, ул агулануга китерергә мөмкин. Әмма кеше өчен куркыныч доза бик күп — тулы бер чынаяк орлык. Шуңа күрә очраклы рәвештә берничә төш йотканнан борчылырга кирәкми.
Шуңа да карамастан, алманың файдасы күбрәк. Бу җимеш эчәклектәге һәм үпкәдәге яман шеш куркынычын киметергә мөмкин.
Фото: https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев