Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Алимент түләү яшен озайтырга җыеналар

Дәүләт Думасында, 20 яшькә җиткәнче, балаларга әти-әниләреннән алимент түләтүне тәкъдим иткәннәр.

Думада бу җәһәттән тиешле закон проекты каралачак. Аның авторлары –  Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты  әгъзалары. Алар фикеренчә, балигълык яшенә җитү кешенең финанс бәйсезлегенә ирешүен аңлатмаска да мөмкин. 18 яшьлек баланың 10–11 сыйныфларда уку очраклары да бар чөнки. Шуңа күрә Гаилә кодексына төзәтмәләр (ата-аналарга балигълык яшенә җиткән балаларын урта белем алганчы карау бурычын йөкләүне күздә тота) кертү планлаштырыла. «Бала, 18 яше тулса да, мәктәптә укуы сәбәпле, эшләмәскә мөмкин. Шуңа  без балаларга әти-әнисеннән акча алу мөмкинлеген тудыруны тәкъдим итәбез», – ди комитет рәисенең беренче урынбасары Ольга Окунева.

Закон проектын язгы сессия барышында карап тикшерү планлаштырыла.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев