Адрес: "Сөекле әтиемә. Оҗмахка"
Бөек Британиядә яшәүче бәләкәй кыз үлгән әтисенә хат язган һәм берничә көннән... аңа җавап килгән.
Бәләкәй кыз үлгән әтисенә туган көне белән котлап хат язган. Адрес урынына "Оҗмахка" дип язган.
Берничә көннән кызга җавап килгән, анда: "Космос аша үтеп, сезнең хатыгыз оҗмахка барып җитте", - дип язылган булган.
Бу хатны урындагы почта хезмәткәрләре язган. Арытаба кызның әнисе хезмәткәрләргә зур рәхмәтен әйткән һәм, кызым бик шатланды, дип белдергән.
Чит илләрдә кечкенә сабыйның да әнә шулай күңелен күрә, юата беләләр...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев