Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

5G – нәрсә ул? Аның сәламәтлеккә зыяны бармы? Төп 5 сорауга җавап

5G элекке элемтә стандартыннан нәрсә белән аерыла? Ул кыйбат булачакмы? Хәзерге смартфоннар аларга яраклаштырылганмы? Азатлык яңа буын интернет элемтәсе турында төп сорауларга җавап бирә.

Дөньяның элемтә ширкәтләре 5G элемтәсенә күчәргә әзерләнә. Күптән түгел Русиянең МТС ширкәте дә 5G хезмәте күрсәтүгә лицензия алган. Яңа төр элемтәнең Русиядә кайчан таралачагы әлегә билгеле түгел, әмма аның тирәсендә шау-шу инде шактый зур.

Азатлык 5G элемтәсе турында төп сорауларга җавап эзләде.

5G – нәрсә ул? Элекке элемтәдән ул нәрсә белән аерыла?

5G – смартфон интернетының яңа төре. G хәрефе generation (буын) дигәнне аңлата. Саны буынның чиратын күрсәтә, элек 1G, 2G, 3G һәм 4G интернет буыннары булган иде. Сүз мобиль элемтә турында бара, чыбыклы интернетка карамый.

5G – мобиль элемтәнең яңа стандартларга нигезләнгән бишенче буыны. Гади генә әйткәндә, 5G-ның тизлеге барысына да таныш булган 4Gдан күпкә тизрәк булырга тиеш. Уртача алганда, 5G-ның тизлеге 4G-дан дистәләрчә тапкыр югарырак булачак. Сүз секундына йөзләрчә мегабит, хәтта гигабит тизлеге турында бара.

5G-ның башка өстенлекле яклары да бар. Бу интернет челтәре бер дүрткел километрда миллион кадәр җиһазны «тарта» алачак. Сигналның тоткарлануы да кыскарырга тиеш. Аерым кулланучыга бу өстенлекләр артык сизелмәсә дә, интернетның гомуми сыйфатын арттырачак.

Зур тизлек технологияләр үсешенә уңай йогынты ясарга тиеш дип көтелә. 5G кечкенә мәйданда күпсанлы җиһазларның туктаусыз һәм тотрыклы эшен тәэмин итә ала. Мисал өчен, бу пилотсыз машиналар өчен мөһим, алар юлдагы вакыйгалар турында мәгълүматны оператив алып, аларга тиз реакция күрсәтә ала.

Зур тизлек биргән 5G интернеты хәтта өйдәге, чыбыклы интернетка караганда да ышанычлырак була ала. Бу очракта смартфоннан интернет таратып, компьютерда эшләп яки телевизордан фильм карап була, өйдәге интернетның кирәге дә калмаска мөмкин.

Бик тиз икән, ул кыйбат булачакмы?

Көньяк Кореядә абонентларның 10%-ы 5G-га инде тоташкан. Анда иң очсыз тариф 55 мең вона (якынча 3,4 мең сум) тәшкил итә. Лимитсыз тарифлар исә 75-130 мең вона (4,7 — 8 мең сум) тора.

АКШ һәм Британия кебек кайбер илләрдә төрле операторлар 5G-ны өстәмә түләүсез тәкъдим итә. Канадада исә Rogers ширкәте 2021 елдан мөштәриләрдән өстәмә 15 доллар алырга ниятли.

5G-га кушылуның иң кыйбат ягы – аңа яраган смартфон алу. Хәзерге 4G-смартфоннар һәм роутерлар аңа тоташа алмаячак, шуңа күп кешегә яңа телефон алырга туры киләчәк. Җиһазлар турында алдарак сөйләшербез.

Кыскасы, 5G-ның кыйбат булуы яки булмавы операторлардан һәм илләрдән тора. Яңа буын интернеты булу сәбәпле, интернет өчен бәяләрнең бераз артуын көтәргә мөмкин.

5G кайда инде кулланыла?

Русиядә, башка илләр белән чагыштырганда, яңа буын интернетны кертүдә зур активлык күренми. Сынаулар күп үткәрелсә дә, 5G-ның тулы канлы таралуы турында сөйләү әле иртәрәк. Тик МТС ширкәтенең аңа лицензия алуы инде җитди адым булып тора.

Көнбатыш илләрдә исә яңа буын мобиль элемтә зур тизлек белән тарала башлый. Аеруча АКШ, Британия, Швейцария, Германия кебек илләрдә ул актив кулланыла. Көньяк Корея белән Кытай да яңа тенденциягә туры килергә тырыша, алар 5G-ны түләүле рәвештә 2019 елның апрелендә тарата башлаган.

Минем смартфон 5G-да эшләячәкме?

Бүгенге көндә айфоннар 5G элемтә белән эшли алмый. Apple әлегә яңа буын интернетка яраклаша алган җиһазларны чыгармаган. Шул ук вакытта, 2020 елның көзендә ширкәт яңа җиһазларны тәкъдим итәргә җыена, төрле инсайдерлар алар яңа буын интернетка яраклашкан булачак дип яза.

Android системы белән эшләгән телефоннарда исә хәл башкачарак. Җиһаз исемендә 5G дип язылган икән, ул әлеге элемтәгә яраклаша. Мәсәлән, Samsung Galaxy S20 яңа буын интернеты белән эшли алмый, ләкин Samsung Galaxy S20 5G эшли ала.

Шунысы мөһим, 5G-ны операцион системны яңарту ярдәмендә генә өстәп булмаячак. Җиһаз үзе аңа яраклаштырылган булырга тиеш.

Төп сорау: 5G сәламәтлеккә зыян сала аламы?

Мөгаен, 5G-ның сәламәтлеккә зыян сала алуы турында ишеткәнегез бардыр. Дөньяда бу шикне алга сөргән оешмалар бар, хәтта 5G таратучы баганаларны яндыру очраклары да булгалый. Кайбер танылган кешеләр дә яңа буын интернетының ихтимал зыяны һәм көчле нурланышы турында сөйли. Бу шактый популяр конспирология теориясе булып тора.

5G-дан нурланыш чыннан да сәламәтлеккә зыян китерерлек яки авырулар булдырырлык дәрәҗәдә көчлеме? Күпчелек галимнәр юк дип саный. Электромагнит нурланыш энергиясе ике төрле була: ионлаштыручы һәм ионлаштырмаучы. Ионлаштыручы нурланыш молекулаларны җимерә ала һәм аларны ионнарга әйләндерә ала. 5G-ның барлык диапазоннары ионлаштырмаучы булып тора. Ягъни, андый төр нурланыш кеше аша узса да, аның молекулаларына зыян китерми, тере организмнардагы химик процессларга тәэсир ясамый.

Бу җавап сезнең канәгатьләндермәсә, урыс телендә киң аңлатманы биредә укып була. Ионлаштырмаучы нурланышның кеше организмына тәэсире турында эзләнүләр дәвам итә, әлегә алар борчылырлык бернинди нәтиҗә бирмәде. Бүгенге фән кысаларында 5G яки башка радионурланыш кешегә зыян сала ала дип белдерергә нигез юк.

3G һәм 4G тарала башлаган вакытта да аларның потенциаль зыяны турында сүзләр чыккан иде. Алар бүгенге көнгә кадәр дәлилләнмәгән.

Чыганак: Чит ил агентлыгы

фото: tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X