Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • “5 меңлек керем өчен 80 меңлек патент” – авыл халкын яңа салым көтә

    Берничә ай элек “Бердәм Россия” партиясе Россия Дәүләт Думасына, авыл җирлегендә яшәп, шәхси хуҗалыгында мал-туар асраучы, кош-корт үрчетеп, яшелчә, җиләк-җимеш үстерүчеләрне эшмәкәрләргә тиңләү турында яңа закон проекты тәкъдим иткән иде.

    Авылларның язмышын хәл итәрлек көчкә ия булган бу документны РФ Дәүләт Думасы беренче укылышта кабул итәргә дә өлгерде.

    Проект авторлары әйтүенчә, ”Яңа законны Россия Хөкүмәте, РФ Хисап Палатасы, 37 төбәк депутатлары хуплаган. Шул ук вакытта РФ Дәүләт Думасының оппозициядәге фракция вәкилләре яңа закон кабул итүгә каршы.

    Аерым алганда, “Гадел Россия” партиясе вәкиле Олег Нилов яңа закон проектын “Пандора” тартмасын ачу белән чагыштырды. Хәте­рем ялгышмаса, борынгы грек мифоло­гия­сендәге кешеләргә ут бүләк иткән Прометейга ачу итеп ясалган әлеге тартмага төрле бәла-каза тутырылган була. Зевс әмере буенча дөньяга яратылган Пандора исемле хатын-кыз, күңелендәге кызыксыну хисен баса алмыйча, тартманы ачканнан соң, тирә-якка бәхетсезлек тарала. Россия Дәүләт Думасы депутаты авылга яңа салым салу турындагы булачак законны тикмәгә генә “Пандора” тартмасын ачуга тиңләмидер.

    Бер караганда, авылда иртә таңнан кичке караңгыга кадәр нужа арбасына җигелеп, шәхси хуҗалыгында берничә терлек асраучы, күпләп кош-корт тотучы үзеннән артканны кемнәргәдер саткан өчен дәүләт рәхмәт әйтергә тиештер кебек. Юк шул. Яңа салым турында закон көченә кергән очракта, шәхси хуҗалыкларда мал-туар асраучылар бик нык кимергә мөмкин. Кемнең инде 5-10 мең сумлык керем өчен 70-80 мең сумлык патент аласы килсен?

    Беренче укылышта кабул ителгән закон проекты гамәлгә керсә, авылда яшәүчеләр генә түгел, шәһәр читендәге җир кишәрлегендә яшелчә, җиләк-җимеш үстерүчеләргә дә сагаерга туры килер, мөгаен. Ни өчен дигәндә, кайбер әби-чәбиләр дә, үзләреннән

    артыгын базар читләрендә сатып, әзме-күпме табыш ала. Закон аларны да эшмәкәр дип танымакчы. Рас эшмәкәр икән, димәк, салым түләргә тиеш. Андыйларны тора-бара касса аппаратлары белән “коралландырырга” да мөмкиннәр. Башкача керемнәрен ничек саныйсың?

     

    Реклама

    Әллә инде өстәгеләр авылдагы тормышны бөтенләй белми микән? Соңгы елларда Россиядә көн саен ике авылның юкка чыгуы, авылларда яшьләрнең калырга теләмәве, шул сәбәпле соңгы 10 ел эчендә һәр дүртенче кешенең авылны ташлап читкә китүе дә закон чыгаручыларны әллә ни борчымый бугай.

    Игътибар иткәнсездер, соңгы вакытларда үзәк матбугат, радио, телевидение футболчыларыбызның үзара сугышуы турында атналар дәвамында кайта-кайта сөйли. Анысы да кирәктер. Әмма авылларыбызның яшәешенә кагылышлы, аерым алганда, шәхси хуҗалыгында ит, сөт, яшелчә, җиләк-җимеш җитештерүчеләрне эшмәкәрләргә тиңләп, яңа салым тәкъдим итү, алай гына да түгел, әлеге законның инде беренче укылышта кабул да ителүе ни өчендер үзәк матбугатны әллә ни борчымый. Һәрхәлдә, спортчыларыбызның кызмача хәлдә сугышып китүләренә караганда, авылларыбызның язмышы мөһимрәк бит.

    Яңа закон проекты Татарстан Дәүләт Советы депутатларын да аптырашта калдырган булса кирәк. Дәүләт советның Экология, табигатьтән файдалану, агро­сәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев әйтүенчә, депутатлар әлегә бу юнәлештә нинди дә булса төпле бер фикергә килә алмаганнар. Шуңа да аграр депутат: “Бүген Мәскәүгә командировкага китәм. Кайткач та иркенләп сөйләшербез”, – диюдән ары китә алмады. Сөйләшүен сөйләшербез дә бит, Мәскәү генә безне көтеп тормас шул.

    Бер карасаң, РФ Дәүләт Думасы депутатларына мондый закон кабул итәргә җирлек тә бар сыман. Ни өчен дигәндә, шәхси хуҗалыкларында продукция җитештерүчеләрнең дә төрлесе бар бит. Шундый бер фермерның шәхси ху­җалы­гында үгезләр симертеп, өч ел

    эчендә 3 миллион сум керем алуын да ачыклаганнар. Андыйлар Татарстанда да бар. Миллионлаган керем алучылар тиешле күләмдә салым түләсәләр дә, гөнаһ булмастыр.

    Әмма белгечләр әйтүенчә, ил буенча алганда зур керемле шәхси хуҗалыкларның саны 3-5 проценттан артмый. Яңа закон кабул ителгән очракта, Россиянең 18 миллионнан артык шәхси хуҗалыгы эшмәкәргә әйләнеп, барысы да дистәләгән мең сум салым түләргә мәҗбүр ителмәсләрме, монысын киләчәк күрсәтер.

    Камил Сәгъдәтшин

    Ватаным Татарстан

    Сайт фотосы.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: