Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

300 грамм авырлыкта туып, сабый исән калган

Американың Коннектикут штатында табиблар дөньяга 300 грамм булып туган сабыйның гомерен саклап алып калган. Аномаль бәләкәй бала 2018 елның 13 июлендә дөньяга килә. Туганда ул авыр тын ала, миендә кан сауган, канында шикәр дәрәҗәсе бозылган һәм күзләрендә проблемалар була.

Тугыз ай буена ике дәваханә табиблары баланы күзәтү астында тотып үсәргә ярдәм итәләр һәм күптән түгел 2 кг да 700 грамм булган Коннор Флорио өенә кайтып киткән.

Баланың әнисе 29 яшьлек Джейми Флорио әйтүенчә, малай уенчылар белән уйный башлаган, үзен көзгедә карап тора һәм ванна керергә ярата. Табиблар малайга якты киләчәк фаразлый.    

Февраль азагында Япониядә 268 грамм булып туган бер малайны үстереп өенә кайтарып җибәрүләре турында язганнар иде. Малай 24 нче йөклелек атнасында ашыгыч рәвештә операция ясап алынган булган.

Автор: Э.Әсәдуллина.

Чыганак: Lenta.ru

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев