2026 ел башыннан вакытлыча хезмәткә яраксызлык һәм бала табуга бәйле рәвештә максималь һәм минималь түләүләр артты
Йөклелек һәм бала табу буенча стандарт дәвамлылыгы 140 көн тәшкил иткән ял буенча пособиенең максималь күләме 955 836,00 сум тәшкил итә. Шул ук дәвамлылыктагы ял өчен, йөклелек һәм бала табу буенча ялга чыкканда тулы ставкага эшләгән очракта, пособиенең минималь күләме 124 702,20 сумга тигез.
Йөклелек һәм бала табу буенча пособие исәпләү өчен булачак ананың иминият очрагы (йөклелек һәм бала табу буенча ял) барлыкка килгән елга кадәрге ике еллык хезмәт хакы исәпкә алына. Ике еллык хезмәт хакы суммасы 730 га, ә инде исәп-хисап чорында кәбисә ел туры килгән очракта, 731 көнгә бүленә. Алдагы ике ел дәвамында йөклелек һәм бала табу яисә бала карау буенча ял, шулай ук вакытлыча хезмәткә яраксызлык очраклары булган булса, бу чорлар гомуми көннәр исәбеннән төшереп калдырыла. Әлеге пособиене исәпләгәндә, иминият стажы исәпкә алынмый, түләү һәрвакытта да уртача хезмәт хакының 100% ын тәшкил итә.
Рәсми рәвештә эшләүче затларга түләнә торган вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособиенең максималь суммасы быел көненә 6 827,40 сум тәшкил итә, ул уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә.
Хезмәткә түләүнең билгеләнгән минималь күләменнән (МРОТ)азрак акча алып эшләгән яисә иминият стажлары 6 айдан кимрәк булган очракларда, уртача көнлек хезмәт хакы МРОТтан чыгып исәпләнә. Агымдагы елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләме арттырылды, ул 27 093,00 сум тәшкил итте. Бу үз чиратында вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазьләре буенча түләүләрнең минималь күләмен арттыруга йогынты ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев