Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

2021 ел нинди булыр?

Бөек күрәзәчеләр юраганнар күзгә күренеп чынга аша бара.

Ванганың “дөньяны йотачак” куркыныч авыру хакында әйткәне, “чума Көнчыгыштан киләчәк” дигәне билгеле.

Ванга әйтүенчә, “кешеләр урамнарда егылып үләчәк, авыру миллионнарча гомерләрне өзәчәк, барлык дөньяга таралачак”. “Авыру сарылардан киләчәк” дигән күрәзәче. Галимнәр башта моны “сары чире” дип уйлаган, хәзер кытайлыларның сары тәнле булуын искә төшерделәр...

Ә 2021 елга Ванга болай дигән: “Кешеләр бу авыру аркасында акылдан яза башлаячак, үләчәк, ләкин авыруның үзеннән түгел”. Моны ажиотаж тудырмаска, паникага бирелмәскә кирәк, дип аңларга була.
“Ышанганнар исән калачак. Ышанмаганнар мәңгегә үләчәк”, дигән Ванга. Монда шуны онытмаска кирәк, бөек күрәзәче беркайчан да туры сөйләмәгән, аның “шифр”ларын чишәргә, аңлый белергә кирәк.

Оптимизм өчен сәбәп бар. Ванга әйтүенчә, авыруны дәвалау юлы кешегә билгеле, аны күрә белергә генә кирәк.

Россиягә карата яхшы мөнәсәбәт­тә булган Ванга. Ул аңа “бар дөнья өстеннән власть” вәгъдә иткән. Күрәзәче сүзләренчә, дөнья апокалипсис чигенә җиткәндә нәкъ Россия котылуга юл күрсәтүче булачак. 2021 елда Россиягә кыскача өч фараз билгеләнгән: “Кешеләр азрак калачак”, “Барлык илләр урыс җиренә каршы чыгачак”, “Бөек ил, тезләнгән җиреннән күтәрелеп, дөньядагы төп рольне алачак”.

Ә менә 2022 елда, фаразлар буенча, Россия Кытай һәм Һиндстан белән берләшергә мөмкин.
Дөньяга ишелгән барлык катаклизмнардан, авырулардан кем генә котыла алачак соң? Ванга әйтүенчә, көнләшүдән һәм явызлыктан котыла алганнар гына. Бөек күрәзәченең сүзләре: “Бернәрсә дә коткармаячак – дан да, мал да – бары чисталык кына... Кешеләрдә явызлык күп, ләкин түзәргә кирәк... Кешеләр начар сөйләмәсен. Ризык бар икән – кеше шатланырга һәм Ходайны шатландырырга тиеш. Чөнки барысы да ул теләгәнчә генә булачак”.

Дөньяга киң билгеле искиткеч талантлы гипнозчы һәм күрәзәче Вольф Мессингның да Россиягә, шул исәптән 2021 елга кагылышлы фаразлары күп.

Аның өчен икенче ватанына әйләнгән Россияне Мессинг бик яраткан. Күрәзәче сүзләренчә, 2021 елда “урыс дәүләте барлык дөньяга каршы торуын дәвам итәчәк”. Сәбәбе – Россиянең көньяк чиген­дәге кечкенә җир кисәге. Бу җирнең русиялеләргә күчүе дөнья конфликтына этәргеч булачак, барысы да Россиягә ачулы булачак – Мессингның фаразы шундый була.

Ул вакытта кешеләр ни хакта сүз барганын аңламый. Ә хәзер аңлашыла – Кырымның Россия Федерациясенә кушылуы дөнья күләмендәге хәлне кискенләштерде. Күрәзәче билгеләвенчә, инде бернинди авырлыклага да карамастан, бу җир беркайчан да Русия составыннан чыкмаячак.

Мессинг 2021 елда Россия өчен икътисади авырлыклар башланачагын фаразлаган. Медиум билге­ләвенчә, аеруча гади кешеләргә авырга туры киләчәк. Икътисадны тергезү өчен илгә күп көч һәм вакыт кирәк булачак. Барлык дөнья­ны яулап алган яңа авыру аркасында илләр арасындагы киеренке мөнәсәбәтләр тагын да кискен­ләшәчәк, дип билгеләгән күрәзәче.

Дөнья лидерлары “чума” таралуга гаеплеләрне эзли башлаячак. Россия өчен бу тагын икътисади тетрәнү булачак. Ләкин күрәзәче һәрвакыт Русиянең барлык авырлыкларны лаеклы җиңеп чыгачагын, бу ил халкы өчен тотрыклылык һәм иминлек вакыты җитәчәген кабатлаган.

Мессингның искиткеч төгәллек белән кайбер вакыйгаларны фаразлавы, алдан күрә белүе билгеле: СССРның 1945 елның 8 маенда Бөек Ватан сугышында җиңүен, Сталинның яһүдләр бәйрәме көнендә, 1953 елның 5 мартында үләчәген, СССР таркалуын (“70 елдан бу илнең эзе дә калмаячак”). Сталин улының гомеренә хәвеф янаганын сизеп, аны самолет белән очудан баш тарттыра, ә ул самолет фаҗигагә тарый. Күрәзәче үзенең үлеменең дә 1974 елда булачагын алдан әйтә.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев