Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

2021 ел – Ак Үгез елы. Безгә ул ниләр вәгъдә итә? (ЙОЛДЫЗНАМӘ)

Күсе елының күңелсезлекләре хәйран булды. Хәзер инде бөтен өмет – Үгез елында.

Кучкар (21.03 – 20.04) Эш урынында сезне яңа статус көтә. Яңа мөмкинлекләр, өметле планнар барлыкка киләчәк. Тик гамәлләрегезгә генә түгел, хәтта уйларыгызга да мәкерлек кертә күрмәгез. Юкса бөтен уңышларыгыз челпәрәмә килергә мөмкин. Акчага килсәк, ел әйләнәсе аңа кытлык кичермәячәксез. Тик чит ил акчасы белән бик сак булу кирәк! Юкса мошенниклар корбанына әйләнү куркынычы бар. Сөеклегез белән мөнәсәбәтләр – тел-теш тидергесез! Шикләнүләр белән генә арага суыклык йөгермәсә… Сәламәтлек мәсьәләсендә дә борчылырга урын юк. Шулай да уңай фикер йөртергә, юкка-барга үзегезне бетермәскә өйрәнү кирәк булачак.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Сабырлыкны җыеп, бик каты эшләргә әзер торыгыз. Кайбер кыенлыклар аша узарга да туры килер бугай. Әмма күңелегезне төшерәсе түгел, барысы да бик әйбәт килеп чыгачак! Нәтиҗәсе финанс муллыгы белән куандырачак. Ягъни мәсәлән, кесәләрегез буш тормаячак. Ләкин эч пошканнан гына акча туздырмау әйбәт. Җәен кирәгрәк әйберләргә байтак кына акча таләп ителәчәк чөнки. Мәхәббәт өлкәсендә вакыт-вакыт күңелгә сары май булып ятардай тынлык урнашачак. Шундый мизгелләрдә күңелегезнең чынында нәрсә теләвенә төшенәчәксез. Балаларыгыз үзләренең уңышлары белән әледән-әле сөендереп торачак. Сәламәтлегегез тәртиптә булачак.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Яраткан эшегез ялыктыра башламагае. Шуңа күрә эш урынын алыштыру теләге пәйда булырга мөмкин. Әмма ашыкмагыз әле! Сабыр төбе – сары алтын, дигән гыйбарәне истә тотып, әкрен генә эшләгез дә эшләгез. Шулай итеп, югарырак баскычка да менеп китәчәксез. Акча мәсьәләсендә – тәртип. Хезмәт хакыгыз артачак, премияләр еш биреләчәк. Ләкин шикле эшләргә тартып кертелүдән генә сак булыгыз: саклык акчагызны җилгә очыру куркынычы бар. Туганнар арасында үпкә-рәнҗешләр онытылып, ачыктан-ачык эчкерсез сөйләшү көтелә. Шуннан соң бик җиңел булып китәчәк. Сәламәтлеккә килгәндә, вак-төяк чирнең хроник авыруга әверелеп китүе бар. Шуңа күрә организмда аз гына төзексезлек сизүгә, табибка күренү әйбәт. Җәй ахыры – көз башыннан тормышыгызның һәммә өлкәсендә уңай гына килеп тора башлаячак.

Кысла (22.06 – 22.07) Ел башында бик нык алҗыганлык хисе басарга мөмкин. Әмма бирешмәскә! Сезне беркем дә ниятләнгәнегездән кире кайтара, юлыгызга каршы төшә алмаска тиеш. Алга куелган максатыгызга таба үҗәтләнә-үҗәтләнә барсагыз, зарыгып көтелгән уңышка, һичшиксез, ирешәчәксез. Финанс өлкәсе өчен борчыласы юк. Йортыгызда ел дәвамында муллык хөкем сөрәчәк. Шулай да бурычка акча биреп тормау хәерле: әҗәткә керүчеләр белән тавыш-гауга чыгу куркынычы бар. Сәламәтлек турында. Иммунитетны ныгытыгыз. Чит илләрнең шау-шулы курортлары, экзотик экскурсияләре урынына үзебезнең гади генә санаторийны сайлагыз. Шулай икән, барысы да әйбәт булачак.

Арыслан (23.07 – 23.08) Үзгәрешләр чоры җитә. Эштән канәгатьсезлек хисе көчәйгәннән-көчәя барачак. Элекке эш урынында калыргамы, әллә инде яңасын табаргамы – икенең берсен сайлап алырга кирәк булачак. Хафаланмагыз: эчке сиземләвегез бик дөрес карарга килергә ярдәм итәчәк. Акчаны юкка-барга исраф итмәгәндә, гаилә бюджетында көйсезлекләр килеп чыкмаячак. Кайберәүләр бик нык гашыйк булырга мөмкин. Әмма бу гаиләләрне таркатуга ук барып җитмәячәк. Дусларыгыз һәм туганнарыгыз сөендерәчәк. Алар бик күп эшләрегездә ярдәм кулы сузачак. Сәламәтлек мәсьәләсендә иң элек дөрес туклануны игътибар үзәгенә алырга кирәк булачак. Майлы, татлы, камыр ризыкларын киметү ягын карарга!

Кыз (24.08 – 22.09) Вакытлыча авырлыклар аркасында эш алыштыруга кадәр барып җитмәскә! Бераз түзсәгез, барысы да элекке эзенә кайтачак. Хезмәттәшләрегез белән үзара аралашуда кайбер кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин. Әмма әдәпле һәм тыйнак булуыгыз тавыш чыгудан котылу мөмкинлеге бирәчәк. Ел башында акча белән проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Уйланылмаган чыгымнар күп – шуңа шулай. Борчылмагыз: ел урталарында финанс хәлегез бик нык яхшырачак. Гаиләдә – тынычлык. Хәләлегез белән уртак тел таба алмау кебек вак-төяк күңелсезлекләр узганда калачак. Ә ялгызлар үзләренең мәхәббәтләрен табачак. Бәхетегезне кулдан ычкындырмагыз! Язмыш сезне әйбәт кеше белән кавыштырачак. Сәламәтлеккә килгәндә, аның турында артыгын кайгыртасыз, юктан гына да үзегездә төрле чирләр “табасыз”, шуңа …. еш авырыйсыз. Киләсе елда булачак бер хәл бу гадәтегезне юкка чыгарып, үзегезне бермә-бер яхшырак хис итә башлауга китерәчәк.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Сезнең өчен бик уңышлы ел. Эшләрегез күп булачак һәм алар үзегезгә искиткеч зур канәгатьлек хисләре китерәчәк. Яңа танышларыгыз акчалырак эшкә күченү яки югарырак вазыйфага күтәрелүгә ярдәм итәчәк. Җитәкчегез һәрбер эшегезне тиешенчә бәяләячәк. Кыскасы, хезмәт хакы да шәп, премияләргә дә өмет итеп булачак. Көзен якыннарыгыз үзегезне кыйммәтле бүләк белән куандырачак. Гаиләдә – иминлек. Әмма һаман эш кенә булмасын. Сөеклегез, балаларыгыз турында да онытмагыз. Игътибар-кайгыртуыгыз вак-төяк тавыш-гауга, үпкә-рәнҗешләрдән саклап калачак. Сәламәтлек өчен борчылырга туры килмәячәк. Шулай да иммун системасын ныгыту өчен су белән дус булу – ешрак мунча керү, бассейнга йөрү, җәен сулыкларда коену әйбәт.

Чаян (24.10 – 22.11) Сезне бик кызыклы, вакыйгаларга бай ел көтә. Көч-куәтегез ташып торачак, эшлекле, булдыклы булуыгыз күпләрне көнләштерәчәк. Шуның нәтиҗәсендә зуррак вазыйфага күтәрелеп кую ихтималы гаять зур. Акчага килгәндә, җитәкчегез уңышларыгызны күрәчәк, әмма хезмәт хакын арттырырга атлыгып тормаячак. Шуңа күрә бу мәсьәләдә үзегезнең беренче булып сүз катуыгыз зыян итмәячәк. Аның каравы, читтән-миттән акча эшләү юллары чыгып кына торачак. Ел урталарында үзегезне шашкын мәхәббәт хисенең бөтереп алуы бар. Гаиләлеләргә ничек тә хисләрен йөгәнләргә туры киләчәк. Юкса… Чир-чорга бирешмәс өчен эшне ял белән чиратлаштыру әйбәт булыр. Юкса стресска бирешүләр булырга мөмкин.

Укчы (23.11 – 21.12) Эштә баш әйләндергеч уңышларга ирешәчәксез! Әмма уяурак булыгыз. Тирәгездә көнчеләр һәм үзегезне дошман күреп йөрүчеләр пәйда булырга мөмкин. Алар белән ачылып сөйләшә күрмәгез. Серләрегезне бары тик якыннарыгызга гына чишегез. Акча дигәндә, санаганны яратуын беләсез. Шуны онытмагыз. Бу мәсьәләдә әлләни зур кыенлыклар булмаса да, артыгын чыгымланмау яхшырак. Кредитларыгыз өчен борчыласы юк: алар хәтта вакытыннан алда түләнеп бетәчәк. Гаиләдә үтә дә бәхетле, тыныч, мул чор җитәчәк. Сөеклегез үзегезне тик күтәреп кенә йөртмиячәк – үзегезне ярты сүздән аңлаячак, бәйрәмнәрдә затлы бүләкләр белән куандырачак. Сәламәтлек тә, юк-бар салкын тиюләрне санамаганда, ел дәвамында әлләни сынатмаячак.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Моңарчы хәл итеп булмый кебек тоелган проблемаларның очына чыгу өчен үтә әйбәт мөмкинлекләр ачылачак. Хезмәттәшләрегезнең дә ярдәме зур булачак. Бары тик аларга өстән генә карамаска… Акча янчыгы да ел дәвамында кыштырдап торган кәгазьләрдән өзелмәячәк. Шуның нәтиҗәсендә барлык бурычлардан, хәтта зур гына кредитлардан да котыла алачаксыз. Ләкин акчаны шикле эшләргә җәлеп итүдән сак булыгыз – “яну” куркынычы зур. Бәхеткә, гаилә тормышында да бернинди тетрәнүләр көтелми. Киресенчә, мөнәсәбәтләр тагы да ныгып, бер-береңә карата җылы хисләр көчәячәк. Сәламәтлеккә килгәндә, аякта йөреп уздыра торган вак-төяк чирләрдән кала, башка берни борчымаячак. Профилактика чаралары күрелсә, алары да урап узачак.

Сукояр (21.01 – 19.02) Эштә барлык “баш авыртулар” узганда калачак. Әйбәт хезмәт хакы алып эшләүче хезмәткәргә әйләнәчәксез. Шуңа күрә финанс мәсьәләсендә барысы да ал да гөл булачак: бик кыйммәтле әйберләр алырга уйласагыз да, бурычка кермәячәксез. Гаиләдә дә борчуга салырлык берни булмаячак. Ә инде балаларыгызның күңелле мәшәкатьләре якты киләчәккә гләмәт зур өметләр уятачак. Моннан тыш җәй урталарындагы бер вакыйга матди хәлегезнең искиткеч яхшыруына ишарәләчәк. Сәламәтлек мәсьәләсендә болайрак: организмыгызны тыңларга өйрәнегез, аны артык зур киеренкелектә эшләргә мәҗбүр итмәгез. Туклануга игътибарлы булыгыз, спорт, физик күнегүләр белән шөгыльләнергә тырышыгыз. Юкса суык тию кебек юк-бар чирләр ябышырга гына торачак.

Балык (20.02 – 20.03) Әкрен барган тиз җитәр. Сезнең өчен бу елның девизы әнә шундый. Эшләрегезне бик җентекләп планлаштырып, ашыкмыйча, ипләп кенә башкарсагыз, максатларыгызга, һичшиксез, ирешмичә калмаячаксыз. Акча дигәнебез кесәгезгә үзе үк керәм-керәм дип торачак. Язмышыгыз кыйммәтле бүләкләр һәм матди сюрпризлар белән куандырачак. Гаилә мәсьәләсендә болайрак: тормышыгызның калган барлык өлкәләрен күләгәдә калдырачак ул. Якыннарыгыз һәм балаларыгыз белән аралашу гаять зур канәгатьлек хисе бирәчәк. Гомумән, вакытны гаилә кочагында уздырудан да яхшысы булмаячак. Ел урталарында ялгыз Балыклар үзләренең мәхәббәтен очратачак. Сәламәтлек тә, тьфү-тьфү, начар булмаячак. Шулай да актив ял иткәндә, физик күнегүләр белән шөгыльләнгәндә саклык кагыйдәләрен үтәү зыян итмәячәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X