Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Мәктәпләр ябылу турындагы сорауга нокта куелды

Республика вице-премьеры мәктәп укучыларының коронавирустан саклану чараларын яхшы үтәвен искәртте.

Татарстан Хөкүмәтенең 20 сентябрьдән соң республикада мәктәпләрне ябуга бәйле планы юк. Республика вице-премьеры Ләйлә Фазлыева Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Юк, бу планлаштырылмый. Без эшне иминлек чараларын үтәп дәвам итәргә тиеш. Һәр сыйныф үзенә беркетелгән бүлмәдә утыра. Белем бирү учреждениесенә килүнең төрле вакыты бар. Бу авыру кисәк таралмасын өчен кирәк. Сакланганны Ходай саклар», — диде Фазлыева.

Белем бирү учреждениеләре 1 сентябрьдә гадәти режимда эшли башлады, шунлыктан аларның ябылуы турында сүз бармый. Балалар барлык иминлек чараларын да яхшы үти һәм хәтта өлкәннәрне дә өйрәтә ала, дип искәртте вице-премьер. 

Фото: Гөлсирә Шәрифуллина

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев