Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

16 февраль тарихта ниләр белән истә калды?

Тарихтан кызыклы фактлар.

КамАЗ

46 ел элек (1976) Кама автомобиль заводы конвейерыннан беренче КамАЗ төшә.

Яр Чаллыда автомобиль заводлары төзелешен башлау турындагы карар 1969 елның августында кабул ителә.  Шул ук елның декабрендә КамАЗ төзелеше башлана. 1976 елның 16 февралендә  яңа завод конвейерыннан  ЗИЛ-170 базасында эшләнгән беренче автомобиль – КамАЗ-5320 төшә.  Бу еллар эчендә завод 2 млн йөк машинасы җитештерә. Автомобильләр Россиядә дә, чит илләр базарында да зур абруй яулый. КамАЗ йөк машиналары  «Дакар» раллиенда даими җиңү яулап килә.

Суга батучыларны коткару

65 ел ел элек (1957) СССР Югары Совет Президиумы  «Суга батучыларны коткару өчен» медален гамәлгә кую турында» гы указ кабул ителә. Бу медаль белән  коткару хезмәтендә эшләүчеләр, шулай ук кешеләрне коткарганда батырлык күрсәткән гади гражданнар бүләкләнә.  Әлеге медаль соңгы тапкыр 1991 елда бирелә. Аның белән 20 мең тирәсе кеше бүләкләнә.  Бүгенге бүләкләү системасында  мондый исемдәге  медаль юк. Аны «Үлемнән коткарган өчен» медале алыштыра.

Үлемсез Зоя

80 ел элек (1942) партизан кыз Зоя Космодемьянскаяга  үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Тәхет

300 ел элек (1722) Петр I «Тәхет мирасы турында»гы уставка кул куя. Шуның белән ул гасырлар буена килгән традицияне юкка чыгара. Яңа документ нигезендә  тәхетне нәселдәге ир-атларга биреп калдырырга була. Патша   аны үзе  сайлый. 1797 елның апрелендә Павел I   Петр патшаның указын юкка чыгара.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев