10 мең адым күпме соң ул?
Табиблар сәламәт булу өчен көненә шулкадәр атларга куша.
Сәламәт тормыш рәвеше алып баручылар 10 мең адымның нәрсә икәнен белә. Әмма ул санның каян килеп чыгуын күбесе аңлап та бетермидер.
Аның никадәр файдалы булуы турында япон табибы Йоширо Хатано 1960 елларда ук әйткән. Табиб әйтүенчә, көненә 3 мең калорийны яндыру һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмас өчен шуның кадәр йөрергә кирәк. Әлеге саннар 1964 елда Токиода узган Олимпиададан соң норма буларак кабул ителгән. 10 мең санын аңлаткан япон иероглифы да бара торган кешегә охшаган икән.
Иң яхшысы 10 мең адым булса да, аннан артыграк йөрсәң, тагын да файдалырак. Ә менә уртача яки тиз темпта йөреп, һичьюгы 5 мең адым ясасаң, йөрәк-кан тамырлары системасы һәм буыннар ныгый ди. Алай гына да түгел, кәефең күтәрелә һәм ябыгасың да. Ә менә Гарвард мәктәбе профессоры Имин Ли 16 мең адым ясаучы 70 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне тикшергән. Аныңча, 7 500 адым ясау инде үз файдасын бирә ди.
10 мең адым ул – якынча 6-8 чакрым дигән сүз. Сәламәтлек өчен файдасы булсын өчен аның тагын бер сере бар икән – берничә мең адымны рәттән, бернинди тәнәфессез ясарга кирәк. Ягъни көн дәвамында аз-азлап түгел. Шулай ук бу вакытта ашказаныгыз да тулы булмасын һәм уңайлы аяк киеме киегез.
Фото: Марат Гомәров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев