Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Әмирдә үткән "Авыл көне"ндә батырга нәрсә биргәннәр?

Сабантуй сәбәбе белән, Әмир мәдәният йорты яңа баянлы булып калды. Бик кирәкле бу музыкаль инструментны аларга авылдашлары – Миндар һәм Фазыл Әгъләмовлар бүләк итте. “Авыл көне”ндә, гомумән, сәхнәгә дистәләгән кешене чакырдылар.

Әмирдә игелекле эшкуар якташлар инде җиденче тапкыр оештырган бәйрәм эчтәлеге, масштабы ягыннан район Сабан туеннан бик азга гына калышадыр, ул елдан-ел колачлырак була бара.

Авыл көнен районның башка авыллары халкы, хәтта күрше районнарда, Самара өлкәсендә яшәүчеләр дә көтеп ала. 6 июльдә Әмиргә кунаклар агылды гына. Килерлек тә, уеннарда катнашкан һәркемгә бүләк бирделәр, концерт күрсәттеләр.

Әмирлеләр өчен, билгеле, мондый көн аеруча истәлекле. Юбилярларга, авыл активына, олыларга, яшьләргә, бик ерактан кайткан якташларга, хәтта иң матур милли кием киеп килгән кунакларга да бүләк өләштеләр Әгъләмовлар. 55 ел бергә гомер иткән Люцир һәм Венера Зыятдиновларга, Әхтәм һәм Каимә Нуретдиновларга, Сабантуй алдыннан гына гаилә корган Рәсим һәм Нәзилә Җиһаншиннарга, мәктәпкә баручыларга, мәктәп тәмамлаучыларга да бүләк бар иде. Йорт каршыларын бик матур бизәгән Фәрит һәм Хакимә Бадаевларны да билгеләп үттеләр.

Әмирдә 112 йортта кем дә булса гомер итә. Дүрт-биш йортка кайтып-китеп кенә йөриләр, хәер, башкалары да хуҗалы.

Бәйрәмгә меңнәрчә кеше килү, әлбәттә, алда язылганча, концерт программасы, читтән байтак танылган артистлар чакырылу белән дә бәйле. Сабан туеның көндезгесендә “Сәйдәш” бию ансамбле, ә кич “Казан егетләре” төркеме, Татарстаннан, хәтта Башкортстаннан сәхнә осталары чыгышлары тамашачыларга бик ошады.

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” республика акциясе кысаларында, Әмир бәйрәмендә Миндар һәм Фазыл ярдәмгә мохтаҗ егермеләп райондашыбызга сумкалар бүләк иттеләр.

Мондагы сәүдә нокталарын күрсәгез! Йөзгә якын булгандыр алар. Зур-зур батутлар куйганнар иде, мәйдан янәшәсендә “трамвай” да йөреп торды. Боларны үзең күрү кирәк!

Нәкъ бу көнне табигать тә сабыр итте: яңгыр яумады, кояш артык кыздырмады, җиле дә иркәләп кенә исте.

Бүген инде бер ат та калмаган Әмир янәшәсендәге кыр юлында 11 ат узышты. Монда кунак егет – Аксубай районы егете Әнвәр Гайнуллин чаптырган “Вымпел” финишка беренче килде.

Сабан туе бизәге – милли көрәшнең төп – Әмир егетләре көрәшкән төркемендә 29 яшьлек төзүче – прораб Ленар Ибәтов җиңде, оештыручылардан тәкә һәм 35 мең сум акча белән бүләкләнде.

-Бездә үткән авыл бәйрәмен мондагы белән чагыштырам да, гаҗәпкә калам, исем-акылым китә, Әмирдә бүтәнчә шул – байлары авыл халкы өчен тырыша, - дип, берәү көрәштә катнашкан башка җиңүчеләрне дә лаеклы бүләкләүләренә исе китүен яшермәде.

Сабантуйның җыештырылган, бизәлгән мәйданында уеннарны да кызык иттеләр, җиңүчеләргә, җиңелүчеләргә дә бүләкләрне кызганмадылар.

Уеннарда, гадәттә, аеруча активлар, әрсезләр була. Әнә моңа кадәр дә үзен күрсәткән бер әби җил-җил атлап ярыш үзәгенә ашыкты. Гомере буе чишмәдән су ташыган диярсең, көянтәгә асылган ике чиләк ник бер янтайсын да, алардан ник бер тамчы су түгелсен!

Бу кем соң әле дип кызыксынасы килде бит. Түбән Кәминкәдән 62 яшьлек Тәнзилә Мәссарова икән.

-Мин беркайчан оялып, тарсынып тормыйм, бардым икән, Сабантуйдагы ярышларда актив катнашам. Яшьрәк чакта Түбән Кама районының Үрәтмә авылында яшәдем, анда 100 метр арада йөгерүдә дүрт тапкыр беренче булдым. Атка атланып та йөрдем, чишмәдән су да ташыдым. Күпләп ат асраган Гали Мәссаров хатыны бит мин, инде 24 ел Түбән Кәминкәдә яшим.

Чүлмәк ватучылар арасында да Түбән Кәминкәдән килгән кунак – 84 яшьлек Шәһит Ибраһимов эшне озакка сузмады, туп-туры килеп, төгәл сугып, “снайпер” бабай чүлмәкне челпәрәмә китерде. Кайберәүләр исә, чүлмәккә тидерә алмыйча, таяк сындырып кына “танылды”.

Бик күпләрне бүләкләр биреп сөендергән иганәчеләрне – Миндар һәм Фазыл Әгъләмовларны район да игътибарсыз калдырмады, бүләксез итмәде – абыйлы-энеле бу якташларга “Чирмешән районының мактаулы гражданы” исемен бирделәр.

-Алар туган авыллары, район өчен игелекле гамәлләр кылып яшиләр, мондый зурлауга бик лаек кешеләр, - диде район башлыгы урынбасары Габдрәшит Җамалтдинов, Әгъләмовларга бүләкләр тапшырганда.

Быел чама белән 220 ел тулган Әмир менә шулай, гөрләтеп, кич белән искиткеч матур салют та аттырып үз көнен үткәрде, үз тарихына яңа сәхифәләр өстәде. Киләсе елда булачак Сабан туенда  исә авыл тарихы турында язылучы китапны тәкъдим итәргә максат куйдылар. Аны да Әгъләмовлар акчасына чыгарачаклар.

“Авыл көне”ннән соң ничектер моңсу булып калды, бәйрәмне көтү рәхәт, тәмле, ләззәтле тоелган икән.

Марат Гомәров фотолары

Әмирдә - Авыл көне (ФОТОРЕПОРТАЖ -1нче өлеше)

Әмирдә - Авыл көне (ФОТОРЕПОРТАЖ -2нче өлеше)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев