Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Кара Чишмәдә яшәүче Әхмәдиевларга кунаклар килде

Алар бер-берсен озак сынамыйлар, берничә тапкыр күрешеп сөйләшүдән соң ук гаилә коралар. Рәшит Әхмәдиев Фатыйма апаны күршедәге Керкәледән ат чанасына утыртып алып кайта.

Шул көннән соң 64 ел гомер үткән. Матур, башкаларга үрнәк булып яшәгәннәр.

-Усаллыгым бар, чая да идем, - ди яшьтән үк ат җигеп йөргән Фатыйма апа. - Урман кисәргә баргач, олылар юан – колач җитмәслек агачлар кискәндә мин пила тешләре үткенләп тордым. Тубал белән орлык та чәчтем, көлтә дә куйдык. Ничектер яшь чактагы нужа уен-көлке белән узды. Хәзер, Аллага шөкер, барлык белән яшибез.

-Балаларны бергә, укытып үстердек, барысы да гаиләле, шөгыльле, моңа ничек шатланмыйсың, - ди тимер дә кыйнаган, күмер дә чапкан, көтү дә көткән, колхозда гел кирәкле булган Рәшит абый. - Әллә ничә өй “туздырдык”, монысында, үзебез салганында 40 ел яшибез. Балалар үскәндә күп кирәк, без икешәр урында, икешәр камыт киеп эшләдек дию урынлыдыр.

Алты бала үстергән Әхмәдиевларда бүген ыгы-зыгы. Тикмәгә түгел, Фатыйма Шәйхетдин кызына 90 тулды. Шул уңайдан аның өчен бәйрәмчә табын корганнар. Һәрберсе тәмле, тансык ризык пешереп кайткан, зур өстәлләрдә аларның барысына урын да җитмәде.

-Тәм-том күп хәзер, әмма безнең өчен иң тәмлесе әни пешергән җәймә иде, - дип үткәннәрне искә төшерде төпчек кызлары Нурания. - Әле дә аның коймакларын сагынып кайтабыз. Әнигә рәхмәт, әтигә беркайчан авыр сүз әйттермәде, аңа гел хөрмәт иде.

Әйе, Фатыйма апа сабырлыгы белән алдыра. Яшьрәк чагында Рәшит абыйда кызулык та сиздергәләп ала, әмма “чикне” узмый, күндәмлек сыйфатын югалтмый.

-Ашарга тилмермәдек, сугылмадык-кагылмадык, - диләр Әхмәдиевларның төрле җирләрдә яшәүче балалары. - Бер бакча суган үстердек. Яшьли эшләп чыныктык.

Кара Чишмә “оеткысы” бар улларында-кызларында – үткеннәр, телгә, эшкә, аш-су тирәсендә осталар, уен-көлкене үз итәләр. Тормыш шундыйларны ярата.

Төп йортта әби-бабай икәү генә торалар. Алай да бөтен җир чиста. Ике бүлмәдә дә зур мичләргә тотынмаганнар, алар ягылмаса да, бизәк булып торсын, диләр.

Әти-әниләренә теләкләр теләгәндә инде үзләре дә иллене, алтмышны узган ир-атлар күзләреннән дә яшь тамчылары тәгәрәде. Шатлыктан, бер-берсенә ихлас хөрмәттәндер бу, күз яше болай гына чыкмый.

-Без төрле авылларда булабыз, төрле кешеләр белән очрашабыз, - диде муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова, Фатыйма Шәйхетдин кызына Россия Президенты исеменнән котлау хаты, район башлыгының бүләген тапшырганда. - Сездәге җылы мөнәсәбәт, ачык йөз, әти-әниегезгә хөрмәт әллә кайдан күренеп тора. Юбилейга нык әзерләнгәнсез, бу – шатлыклы мәшәкать. Киләчәктә дә сау яшәргә язсын.

Юбилярга Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков та теләкләрен ирештерде.

Мәҗлесләр еш була икән Әхмәдиевларда. Ашлар уздырганда аракыга урын юк монда, чөнки әти-әниләре кебек балаларының барысы да диярлек намаз укый, ураза тота, дини кануннар буенча яши. Фатыйма апа яшь чагыннан ук дин юлында. Ул, Рәшит абый да бүген биш вакыт намазны калдырмыйлар. Яшьләргә менә кемнәрдән үрнәк аласы!

Озакламый, ноябрь аенда Кара Чишмә авылының Тукай урамындагы Әхмәдиевлар йорты янә “ду” килер - Рәшит Гомәр улына да 90 яшь тула. Кунаклар аз булмас, аларның оныклары һәм оныкчыклары гына да иллегә якын. Вәт, ичмасам, бай кешеләр!

Тигез, бергә тагын озак яшәгез, Рәшит абый һәм Фатыйма апа! Бүгенге кебек түр башында гына утырырга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев