Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә спорт-иҗади гаиләләрнең фестивале узды

Район үзәгендә беренче тапкыр узган спорт-иҗади гаиләләрнең “ГаиләFest” фестиваленда сигез гаилә көч сынашты.

Алдан ук әйтергә кирәк, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган әлеге чарада җиңүчеләр дә, оттыручылар да булмады. Барысына да бүләкләр һәм Дипломнар тапшырдылар.

Якташларыбыз: Чирмешәннән Рыбкиннар, Айбатовлар, Мөхәммәтшиннар, Сидоровлар, Җамалетдиновлар, Әхмәтҗановлар, Түбән Кармалкадан Мортазиннар, Иске Элмәледән Колесниковлар гаиләләре төрле ярышларда катнашып, үзләренең никадәр дус, бердәм һәм иҗади гаилә икәнлекләрен исбатлый алдылар. Һәр команда составына тату гаиләнең терәге булган әтиләр, гаилә җылысын саклаучы әниләр һәм тормышыбызның яме булган балалар кергән иде.

- Хөрмәтле чирмешәнлеләр, барыгызны да Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйм. Гаиләләрегезне яратыгыз, саклагыз. Районыбызда үрнәк, тату, күп бала үстергән, бүген оныкларны тәрбиләргә ярдәм итүче матур гаиләләр бик күп. Барыгызга да исәнлек, бәхет телим, - диде фестивальдә гаиләсе белән катнашкан район башлыгы Рамил Айбатов.

Якташларыбызга берничә сынау үтәргә туры килде. Әүвәл, гаиләләр бәйрәм кунакларын үзләре белән таныштырдылар. Биредә гаилә стажы 30 елга җиткән һәм бергә кушылуларына биш кенә ел булган парлар да бар.

Бүген кесә телефоны булмаган кеше бик сирәктер. Әнә, фестивальгә килүчеләрнең дә, катнашучыларның да телефоннары кулларында. Бәйрәмне алып баручы Альмир Жораев мобильникларга эш тапты. Беренче бирем -  санаулы минутларда гаилә белән селфи ясарга, ләкин гади фото түгел, һәр берсе аерым шарт белән, мәсәлән, бер фотода бәйрәмгә ак киемнән килүче дә булырга тиеш.

Командалар башка биремнәрне дә бик тиз үтәделәр, гаиләләр турында әйтемнәрне дә искә төшерделәр, гаилә гербын да сурәтли алдылар.

Тамашачылар да читтә калмады, һәр гаиләнең үз җанатарлары. Берничә командага көч биреп торучылар да булды. Иң мөһиме, гаилә бәйрәме бик күңелле узды. Оештыручылар - яшьләр һәм спорт буенча эшләр бүлеге хезмәткәрләре бик тырышканнар. Мәйданны матур итеп бизәгәннәр, күргәзмәләр оештырганнар, тамашачыларга да төрле мәйданчыкларда үз көчләрен сынап карарга мөмкинлек бар иде.

- Бәйрәм күңелле булды. Рәхәтләнеп катнаштык. Оештыручыларга бик зур рәхмәт, - диделәр Чирмешәндә яшәүче Радик һәм Альбина Мөхәммәтшиннар.  

 

- Без спорт ярышлары күбрәк булыр, дип уйлаган идек, ләкин бу чара мондый форматта тагын да кызыграк үтте, - ди Иске Элмәледән Марина Колесникова.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев