Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән районындагы авыл Сабан туйларында менә кемнәр батыр калды

Авылларда шаулатып-гөрләтеп Сабан туйларын үткәрдек. Аның төп бизәге булган милли көрәш батырларына быел да яхшы бүләкләрне кызганмадылар.

Лашманда Айнур Газизов – баш батыр, аны зур тәкә һәм машина юу җиһазы - автомойка белән бүләкләделәр.

Утыз Имәндә – Илдар Кәлимуллин, бүләге – 16 меңлек кер юу машинасы.

Югары Кәминкәдә – Илзәр Закировка пар белән эшли торган утюг һәм тәкә бүләк иткәннәр.

Түбән Кәминкә Сабан туеның баш батыры Рәзиф Гыйрфанов самавыр һәм тәкә иясе.

Иске Үтәмештә Айдар Мингулов баш батыр булып калган. Оештыручылардан бүләк – суыткыч һәм тәкә.

Урманасты Үтәмештә Динар Ваһаповка 5 мең сум акча һәм тәкә биргәннәр.

Туймәттә баш батыр - Марат Кәримов. Аңа тузан суырткыч һәм авылдашы, данлыклы көрәшче Ильяс Галимовтан акчалата бүләк тапшырдылар.

Иске Кадида – Рөстәм Бикмумаметов (Аксубай районыннан), бүләге – 15 мең сум акча һәм тәкә.

Кармышта Динар Гатиятов иң оста көрәшче булган, бүләге – тузан суырткыч, тәкә.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X