Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән муниципаль районы башлыгы Ф.М. Дәүләтшинның Сабантуй бәйрәме белән КОТЛАВЫ

Хөрмәтле чирмешәнлеләр, кадерле дуслар, кунаклар! Сезне милли бәйрәмебез - Сабан туе белән ихлас котлыйм. Сабантуй - табигатьнең яшәргән, ямьләнгән чорында уздырылучы сабан бәйрәме буларак тамырлары белән ерак гасырларга барып тоташа, еллар үтү белән ул югалып калмады, киресенчә, өлгерләр, җитезләр, бөтен халык күңел ачучы уен-көлкеле, җыр-бию бәйрәме булып, күпләрнең күңелен яулады,...

Хөрмәтле чирмешәнлеләр, кадерле дуслар, кунаклар!


Сезне милли бәйрәмебез - Сабан туе белән ихлас котлыйм. Сабантуй - табигатьнең яшәргән, ямьләнгән чорында уздырылучы сабан бәйрәме буларак тамырлары белән ерак гасырларга барып тоташа, еллар үтү белән ул югалып калмады, киресенчә, өлгерләр, җитезләр, бөтен халык күңел ачучы уен-көлкеле, җыр-бию бәйрәме булып, күпләрнең күңелен яулады, йөрәк түрендә урын алды.

Сабантуй - төрле милләт вәкилләре өчен хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Халык талантларының иң күркәмнәрен үзенә туплаган бу бәйрәм халкыбызның үткәнен һәм киләчәген бәйләүче дә, күпмилләтле халык яшәүче районыбыздагы бердәмлекнең символы да.

Чирмешән җирендә рухи тотрыклылык, аңлашып яшәү, туганлык чишмәләренең мәңге кипмәсенә ышанычым зур. Ә Сабан туе матур һәм зур эшләргә дәртләндерүче якты, күңелле чарага әверелде.
Районда язгы кыр эшләре уңышлы тәмамланды. Язгы көн ел туйдыра, дигәнне истә тотып, хәзер бөтен көчне азык әзерләүгә юнәлдерергә, ә көзен үстерелгән уңышны оешкан төстә җыеп алырга кирәк.
Сабантуй бәйрәме белән тәбрик итеп, барыгызга да чын күңелдән бәхет, нык саулык, гаилә иминлеге, барлык яхшы башлангычларыгызда уңышлар телим. Сезнең өйләрегездә һәрчак тынычлык һәм муллык булсын!
2017нче елгы Сабантуй иң активларны, яхшы күңеллеләрне берләштерсен, төрле милләт һәм дин кешеләре рәхәтләнеп күңел ачсын.
Кадерле дуслар, сезгә күтәренке бәйрәм кәефе, барлык эшләрегездә һәм башлангычларыгызда да уңышлар гына телим!



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined