Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән инвалидлар җәмгыяте кунаклар җыйды

Чирмешән инвалидлар җәмгыяте ел саен уздырыла торган Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы ирекле акциясендә катнашты һәм үзенә кунаклар дәште.

Әлеге чарага теге яки бу сәбәпләр аркасында күп вакытларын өйдә уздырырга мәҗбүр булган, аралашуга мохтаҗ райондашларыбыз чакырылган иде. Кунаклар рәхәтләнеп сөйләштеләр, мавыктыргыч викторинада катнаштылар, пенсия фонды вәкилләреннән һәм прокуратура хезмәткәрләреннән үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Ә чара ахырында кунакларга чәй табыны көйләнгән иде.

-“Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" акциясе” 1997 елдан бирле уздырыла һәм социаль әһәмиятле хәйрия чаралары оештыручы төрле оешмаларның, учреждениеләрнең һәм шәхси затларның ирекле чаралары нигезендә формалаша. Чараның максаты - җирле бергәлекнең социаль проблемаларын хәл итү һәм халыкның гражданлык активлыгын күтәрү, - ди район инвалидлар оешмасы рәисе ярдәмчесе Ирина Митяева.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X