Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бәйрәм мөбарәк булсын!

Корбан бәйрәме Мәккәгә хаҗ кылу тәмамланган көнне башлана һәм 3 - 4 көн дәвам итә. Корбан чалуның үз тарихы бар. Аллаһы Тәгалә әлеге гамәлне Ибраһим пәйгамбәргә сынау рәве-шендә җибәрә, ул улы Исмәгыйльне корбан итәргә тиеш була. Әмма Аллаһы Тәгалә Ибраһимны кызганып, Җәбраил фәрештә аркылы аңа сарык бәрәне җибәрә һәм аның...


Корбан бәйрәме Мәккәгә хаҗ кылу тәмамланган көнне башлана һәм 3 - 4 көн дәвам итә.

Корбан чалуның үз тарихы бар. Аллаһы Тәгалә әлеге гамәлне Ибраһим пәйгамбәргә сынау рәве-шендә җибәрә, ул улы Исмәгыйльне корбан итәргә тиеш була. Әмма Аллаһы Тәгалә Ибраһимны кызганып, Җәбраил фәрештә аркылы аңа сарык бәрәне җибәрә һәм аның улын коткарып кала. Шуннан соң һәр мөселман Аллаһы Тәгалә ризалыгына багышлап корбан чала башлый.

Мөселман кешегә ел саен корбан чалу вәҗебтер. Шулай да хәлләреннән килмәгәннәр өчен мәҗбүри дип саналмый. Корбан чалуны һәр кеше үзе үтәсә әйбәтрәк. Иң башта терлекне кыйблага каратып яткырырга кирәк. Ул аягында чакта корбан догасы укыла. Аннары:"Әй, Раббым! Ошбу хайванны Синең әмерең буенча чаламын. Әй, Раббым! Кабул кыл. Бисмилләһи, аллаһу әкбәр!" - дип ниятләп, корбанлык бугазлана. Әгәр кеше бу эшне үзе башкара алмый икән, башка кешегә тапшырып, карап тора ала. Тик өч шарт үтәлергә кирәк: бу кеше мөселман булырга тиеш, ул: "Әй Аллаһ, бу (корбан) Синнән, һәм Сиңа (кайта), фәләннән кабул ит",- дип әйтә һәм, соңгысы, бу кешегә чалына торган корбан ите белән түләргә ярамый.

Корбан итен өч өлешкә бүлү хәерле: бер өлешенә бәйрәм табыны әзерләргә, бер өлешен туганнарга һәм мохтаҗларга өләшергә, калган өчтән бер өлешен үз гаиләңә калдырырга. Аш үткәрмәсәң, өчтән ике өлешен таратырга да мөмкин.

Корбанлык өчен пар тояклы - сарык, кәҗә, дөя, сыер кебек хайваннарны алу хәерле. Авыру, бик ябык яки буаз хайваннарны корбанга чалу дөрес түгел.

Корбан чалу - бәйрәм көнен санап, 3 көн дәвам итә. Өченче көннең кояшы баеганчы корбан суюлар тәмамланырга тиеш.

Хәбир Ханов, Чирмешән мәчете имам - хатыйбы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Корбан чалу

2
X