19 октябрь 2012 яңалыклары
-
Хәрби хезмәттән качу – ир-егетне бизәми
Көзге чакырылышта армия хезмәтенә китәчәк егетләр өчен бәйрәм - "Никрутлар көне" оештырылды. Бәйрәм егетләрнең спорт буенча көч сынашуы белән башланды. Булачак солдатлар арасында гер күтәрү, противогаз кию, турникта тартылу, пневматик винтовкадан ату һәм автомат сүтеп - җыю буенча иң-иңнәре билгеле булды. Гер күтәрүдә - Бәхтияр Гатауллин (Лашман), пневматик винтовкадан ату...
-
Сәгыйть Шәйхетдинов: “Читкә китәргә кызыкмыйм”
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан, күптән түгел Казанның "Корстон" мәдәни-күңел ачу үзәгендә оештырылган бәйрәмдә "Чирмешән-АГРО" җәмгыяте механизаторы Сәгыйть Шәйхетдинов та булып кайтты. Сүз-аңа. "Уңыш" бәйрәменә районнан 9 кеше бардык. Безне чара үтә торган бинаның ишегалдыннан ук зур кунаклар итеп каршы алдылар. Эчтәге сәхнә дә бик матур...
-
Петр Васильевичны Мәскәүдә дә беләләр
Лагерка авылының иң өлкән кешесе Петр Мишкин 15 октябрь көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу уңайдан аңа Россия Президенты Владимир Путин да котлау хаты җибәргән, хезмәт ветеранына Бөек Ватан сугышы елларында тылдагы тырыш хезмәте өчен олы рәхмәтләрен җиткергән, исәнлек теләгән. Петр Васильевичны юбилее белән котларга муниципаль район башлыгы Нурхамәт...
-
Чирмешәндә пушка да бар
Район үзәгендәге Мәңгелек ут янында гадәти булмаган тарихи экспонат, авырлыгы 3 тонна 600 килограммлы, корпус озынлыгы 7,5 метрлы пушка куелды. Аны махсус постаментка урнаштырдылар. Артиллерия коралын безгә Екатеринбургтан алып кайтканнар. 1943 елгы Д 1 гаубицаның көпшәсенең калибры 152 миллиметр, 40 килограммлы снарядны 12 километрга кадәр атарга сәләтле.
-
Бәйрәм мөбарәк булсын!
Корбан бәйрәме Мәккәгә хаҗ кылу тәмамланган көнне башлана һәм 3 - 4 көн дәвам итә. Корбан чалуның үз тарихы бар. Аллаһы Тәгалә әлеге гамәлне Ибраһим пәйгамбәргә сынау рәве-шендә җибәрә, ул улы Исмәгыйльне корбан итәргә тиеш була. Әмма Аллаһы Тәгалә Ибраһимны кызганып, Җәбраил фәрештә аркылы аңа сарык бәрәне җибәрә һәм аның...
-
Җирне һәркем кирәксенми
Районда бушлай җир участогы алырга хокуклы күп балалы 47 гаилә таныклыкларга ия булды. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасына барлыгы 108 гариза кергән, 42 гаилә бушлай җир участокларыннан баш тарткан. Нигездә, җир кишәрлекләрен Чирмешәндә яшәүчеләр бик теләп ала. Биредә 40тан артык участок бүлеп бирелгән. әлеге мөмкинлектән шулай ук Лашманда, Туймәттә, бәркәтәдә...
-
Эшләгәнне күрсәтә белмибез
Күп квартиралы торак йортларны ремонтлау бездә күптән төгәлләнсә дә, документлаштыру эше тоткарлана. Бу яктан район тәнкыйтькә дә эләкте. Һәм беренче тапкыр гына түгел. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында үткәрелгән традицион шимбә киңәшмәсендә мәгариф объектларында һәм торак йортлардагы капиталь ремонт, модульле ФАПлар төзелеше, "Чиста су"...