Бәркәтәдә мәдәният йорты каршында “мичтә” коймак пеште
Бәркәтә авылы мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Бәйрәм хуҗасы – коймак” исемле чара оештырдылар. Көн буранлы булуга карамастан, әлеге чарага кунакларны күп җыелды.
Мәдәният йорты каршында, “мичтә” коймак пеште, самавыр кайнап торды. Кунаклар төрле рецепт белән әзерләнгән кайнар комак белән сыйландылар. Билгеле, бу чәй ризыгы белән бәйле бәйрәмдә викторина сорауларына җаваплар да эзләделәр. Җыр-музыка белән бергә, спорт уеннарына һәм ярышларга да урын булды.
фото: Әлфия Сөләйманова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев