Үзеңдә булмаса, читтән эзләргә
Җитәрлек күләмдә, сыйфатлы, репродукцияле орлыкны кышкы саклауга салсаң, киләчәк уңышка өмет ышанычлырак була. План буенча, безнең район кырларына киләсе елда чәчү өчен 8402 тонна орлык кирәк. Шуның 1620 тоннасы алдагы елга күчә торган (переходящий) - көзге культуралар, 6782 тоннасы - төп фонд. Шунда ук 1403 тонна иминият фонды да керә....
Җитәрлек күләмдә, сыйфатлы, репродукцияле орлыкны кышкы саклауга салсаң, киләчәк уңышка өмет ышанычлырак була.
План буенча, безнең район кырларына киләсе елда чәчү өчен 8402 тонна орлык кирәк. Шуның 1620 тоннасы алдагы елга күчә торган (переходящий) - көзге культуралар, 6782 тоннасы - төп фонд. Шунда ук 1403 тонна иминият фонды да керә. Бүгенге көндә районда төп фондта 6888 тонна орлык ( язгы һәм кузаклы культуралар) кышкы саклауга салынган. Ә көзге культуралар әлегә юк, үзебезнең бөртекнең сыйфаты яхшы түгел, орлыкка ярамый. Шуның өчен элиталы орлыкларны читтән сатып яки алмаштырып алырга кирәк.
Шәхси эшмәкәр "Фәхретдинов", "Чирмешән-АГРО", "Лашман АГРО" хуҗалыклары орлыкларын безгә алып килеп тикшертәләр, алар ГОСТ таләпләренә җавап бирә һәм яхшы репродукцияле. "Иванов Ю.С.", "Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыкларының да орлыклары ГОСТ таләпләренә җавап бирә тик түбән репродукцияле. Бу хуҗалыкларга кичекмәстән орлыкларын алыштырырга кирәк.
"Сөлчә", "Алга", "Варкичев", "Митяев", "Фәтхетдинов" крестьян-фермер хуҗалыклары әле орлыкларын тикшерүгә китермәделәр.
ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыгы буенча 15 октябрьгә кадәр орлыкларны әзерләп бетерү сорала.
Бүгенге көндә барлык хуҗалыкларда да орлыкларны калибрлау эшләре бара. Һава температурасы 15-20 градустан түбәнәйгәнче бу эшне төгәлләп, орлыкларны тынычлыкта калдырырга һәм дөрес сакларга кирәк.
Фәнил Шәйхетдинов,
"Россельхозцентр"ныңЧирмешән районындагы бүлек начальнигы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев