Уҗымнарга кар кирәк
Көздән чәчелгән бөртеклеләргә салкыннар аркасында зыян килергә мөмкин. Уҗымнарны суыклардан сакларлык кар катламы аз әле. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Рәдиф Гайнуллин әйтүенчә, безнең хуҗалыкларда 6800 гектарда көзге культуралар чәчелгән. Кар азлык, кисәк һәм нык туңдыру, ике атналап явым-төшү булмау сәбәпле, әлеге мәйданнар салкыннардан зыян күрергә мөмкин. Уҗымнарны...
Көздән чәчелгән бөртеклеләргә салкыннар аркасында зыян килергә мөмкин. Уҗымнарны суыклардан сакларлык кар катламы аз әле.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Рәдиф Гайнуллин әйтүенчә, безнең хуҗалыкларда 6800 гектарда көзге культуралар чәчелгән. Кар азлык, кисәк һәм нык туңдыру, ике атналап явым-төшү булмау сәбәпле, әлеге мәйданнар салкыннардан зыян күрергә мөмкин. Уҗымнарны капларлык кар кирәк, чөнки белгеч сүзләренчә, аның бер сантиметры бер градус җылылыкны тота.
Хәзер район хуҗалыкларында һәр уҗым басуыннан монолитлар - туфрагы белән кәсләр алырга кирәк. Шуннан чыгып, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре үсемлекләрнең суыклардан ни дәрәҗәдә зыян күргәнлеген бәяләячәк. Моңа ике атналап вакыт сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев