Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Туймәттән Кәримовлар гаиләсе – республика бәйгесе җиңүчеләре

Кәримовлар, республика бәйгесендә катнашып, "Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык" номинациясендә җиңү яулаган, Иске Котыш авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин "Иң яхшы авыл җирлеге" номинациясендә бүләкләнгән. Әлкидә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында авыл халкының эшчәнлек активлыгын үстерү мәсьәләләре...

Кәримовлар, республика бәйгесендә катнашып, "Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык" номинациясендә җиңү яулаган, Иске Котыш авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин "Иң яхшы авыл җирлеге" номинациясендә бүләкләнгән.


Әлкидә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында авыл халкының эшчәнлек активлыгын үстерү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Республиканың төрле министрлык һәм тармак җитәкчеләре, 11 районның муниципалитет, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре начальниклары чакырулы булган әлеге чарада безнең район делегациясе дә катнашты.

Киңәшмә азагында иң яхшы авыл җирлекләре, шәхси хуҗалык, иң нәтиҗәле эшчәнлек күрсәткән гаилә фермалары Дипломнар һәм акчалата премия белән бүләкләнде. Алар арасында Иске Котыш авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин белән Туймәт авыл җирлегендә уңышлы эшләп килүче Фәнисә һәм Мидхәт Кәримовларның гаилә фермасы да бар.

Кәримовлар бүген 30 баш мөгезле эре терлек арсыйлар, шуларның 15се-савым сыеры, сарыклары, атлары да бар.

-Малны гел күп асрадык, - ди Мидхәт Кәримов.- Берничә ел элек авыл янәшәсендә генә участок алып мини-ферма төзедек. Дәүләт 200 мең сум субсидия бирде. Ике савым аппаратын да районнан бушлай алдык. Бүген көн саен уртача 100 килограмм сөт сатабыз. Кышка җитәрлек күләмдә азык әзерләдек. Үзебезнең 56 гектар җиребез бар. Мал асрап көн күрәбез. Иртән дүртенче яртыда торабыз инде. Нишлисең бит, азапланмасаң булмый. Сөтне вакытында алып китәләр, акчасын вакытында түлиләр.

Кәримовлар пайчыларны да буш итмиләр, аларга печән биргәннәр, бөртектән дә өлеш чагармакчылар. Үзләренә яңа склад-гараж төзи башлаганнар.

Туймәттәге байтак шәхси хуҗалыклар сыерларын да монда алып киләләр, нәсел үгезе яхшы тәрбиядә.

-Безнең районда мини-фермалар төзелешенә күптән ныклап керешергә иде, - ди Мидхәт Кәримов. -Әнә Әлкидә бу яктан нык алга киткәннәр.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Туймәттән Кәримовлар гаиләсе республика бәйгесе җиңүчеләре