Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Туймәтлеләр кыштан курыкмый

Быел табигать терлек азыгы әзерләүчеләрне әүвәл пошаманга салды, салкын көннәр, янгырлар болыннарда печән чабарга мөмкинлек бирмәде. Ниһаять, һава торышы яхшырды, көннәр җылынды, үләннәр дә күзгә күренеп калыкты. Халык та кем атына, кем машинага утырып болыннарга юнәлде. Туймәттә гомер итүче, тугыз баш мөгезле эре терлек асраучы Сөләймановлар гаиләсе дә бу көннәрдә...

Быел табигать терлек азыгы әзерләүчеләрне әүвәл пошаманга салды, салкын көннәр, янгырлар болыннарда печән чабарга мөмкинлек бирмәде. Ниһаять, һава торышы яхшырды, көннәр җылынды, үләннәр дә күзгә күренеп калыкты. Халык та кем атына, кем машинага утырып болыннарга юнәлде.


Туймәттә гомер итүче, тугыз баш мөгезле эре терлек асраучы Сөләймановлар гаиләсе дә бу көннәрдә печән әзерләү белән мәшгуль.

-Терлек күп асрагач, печәне дә күп кирәк инде аның, - ди йорт хуҗасы Наил.- Үләннәрне елга буйларында мотоблок, триммер белән үзебез чаптык. Сатып ала башласаң, байтак акча чыгарырга туры килер иде. Әти дә, олы яшьтә булуына карамастан, чалгыны кулыннан төшермәде. 5-6 "КамАЗ" арбасы печән алып кайтып, бер зур эскерт өеп куйдык. Бу эшне үзең генә башкарып чыгып булмый. Туганнар да бик ярдәм итте, рәхмәт аларга.

Бүген авылда мал асрарга бөтен мөмкинлек бар. Әмма, кызганычка каршы, проблемалары да җитәрлек шул. Әйтик, бүген сөтнең бәясе нибары 16 сум. Итне урнаштыру да ансат түгел. Шулай да авыл җирендә мал асрамыйча яшәп булмый.

Туймәт авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов әйтүенчә, алдагы кышка туймәтлеләр 975 тонна чамасы печән әзерләгән.

-Шәхси хуҗалыкларда бүген 324 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, - ди Айдар Бәхтияр улы. - Безнең авыл көтүе, мөгаен, районда иң зурыдыр, монда 135 баш терлек йөри. Авылда 156 баш савым сыеры. Халык кышка печән запасын күп туплады. Билгеле, терлекне күп асраучыларга күбрәк тырышырга туры килә. Алай да Фәнисә һәм Мидхәт Кәримовлар,Рәзилә һәм Альберт Фәссаховлар, Сания һәм Шамиль Фәсыйховлар, Гөлсирә һәм Васыйл Мортазиннар кышка байтак печән запасы белән керәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined