Тукай поселогында Шәрифуллиннар алты баш сыер, дүрт баш ат, ике баш үгез һәм тана, кырык баш сарык, утыз баш кәҗә асрыйлар
Алар, биш ел чамасы торган ерак Себерне калдырып, 20 ел элек Тукайга күченеп кайталар. Әюп туган бу поселокта, иренмә генә, рәхәтләнеп гомер итеп була. -Буш бакчалар да күп, табигать тә шәп бездә, - ди Әюп Шәрифуллин. -Мал асрап керем алабыз, эше очсыз-кырыйсыз, әмма зарланмыйбыз. Әйе, бу хуҗалыкта бик уңган булсаң...
Алар, биш ел чамасы торган ерак Себерне калдырып, 20 ел элек Тукайга күченеп кайталар. Әюп туган бу поселокта, иренмә генә, рәхәтләнеп гомер итеп була.
-Буш бакчалар да күп, табигать тә шәп бездә, - ди Әюп Шәрифуллин. -Мал асрап керем алабыз, эше очсыз-кырыйсыз, әмма зарланмыйбыз.
Әйе, бу хуҗалыкта бик уңган булсаң гына. Алты баш сыер, дүрт баш ат, ике баш үгез һәм тана, кырык баш сарык, утыз баш кәҗә асрыйлар - кечкенә генә ферма диярсең. Әле 30 оя умарталары да бар.
-Азыкны ничек әзерлисез, ничек җиткерәсез? - дим Әюп Минтаһир улына.
-Печәнне үзебез әзерлибез, үлән чабарга, җыярга трактор алган идек. Былтыр 150 рулон печән запасы тупладык. Безнең бит маллар да коры печән өстенә ята, салам әзерләгән юк.
-Фуражны?!
-Ел саен аны өч машина тирәсе сатып алабыз, бөртек сарыкларга һәм кәҗәләргә дә җитә.
-Малга су күп кирәк.
-Әйе. Суны мунчада җылытабыз, анда тулаем 500 литр сыешлы мичкәләр куйдык. Быел кышын су күп кирәкмәде үзе, Нурлаттан 25 мең сумга 8 КамАЗ чөгендер түбе-жом кайтарттык. Кар астында ул туңмады диярлек.
-Иткә хуҗа табу авырдыр?
-Алып бетерәләр үзе, - ди Әюп. - Үгез, тана ите кирәк димиләр, сайланмыйлар, нинди барын алалар.
-Сарыкларны үзегез өчен тотасызмы?
-Аларны әлегә кадәр үрчеттек кенә, берничәсен генә суйдык. Самара якларыннан 105 килолы нәселле тәкә алып кайттым. Бәрәннәребез дистәләп, былтыр бер сарык өч бәрән китерде. Кәҗә сөтен рәхәтләнеп эчәбез. Әле хәзер сыерларыбызның барысы да буаз вакыт. Аларны сава башлагач, сатарга да байтак сөт кала.
Шәрифуллиннар читтән ярдәм көтмиләр. Үзләренең өйләре янында нык, иркен абзар төзегәннәр. Стеналарны Әюп үзе күтәргән. Быел инде мәрхүм әти-әниләре нигезендә дә яңа абзар кормакчылар. Малларының бер өлеше шунда аерыла.
-Тормыштан канәгать без. Әти-әни хезмәткә өйрәтеп үстерделәр, малсыз тормадык. Ун бала идек, бүген беребез генә исән түгел, калганнары үз көннәрен үзләре күрә, - ди киләсе елда иллесен тутырачак Әюп Минтаһир улы.
-Хатыным Зәлифәгә, дүрт балабызга да эш табылып тора, - ди Әюп. -Сыерларны аппарат белән савабыз, берсен үзебез алдык, икенчесен районнан бушлай бирделәр.
-Шәһәрдә туып-үссәм дә, авылны бик яратам,-ди Башкортостан кызы Зәлифә. -Мал карарга да иренмим.Мин бит беренче класста укыганда ук сыер, кәҗә саудым. Әнинең әтисе сугыштан ике кулсыз кайтканга, авылда еш булдык, әбигә булыштык.
Бу көннәрдә Зәлифә матур күлмәкләрен ешрак кия. Әле генә 45 яшьлек юбилеен билгеләп үткәргәннәр, туганнарын кунак иткәннәр, инде Башкортостанда яшәүче әти-әнисенең гаилә коруларына 50 ел тулу уңаеннан анда җыелмакчылар. Җәйгә тагын бер улларының туйларында биисе бар. Хәер, алар мондый ыгы-зыгыга күнеккән инде, шатлыклы мәшәкатьләр булганда бигрәк тә. Себердә эшләп чыныккан, шунда кавышкан пар бит алар.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев