Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ташкүмер юк, техникалар иске

Районның авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә чәчкечләр нык тузган - аларның кайберләрен, белгечләр әйтүенчә, ремонтлап кына "денгә кертә" торган да түгел. Яңасын алыйм дисәң, аның иң юнь дигәне 400 мең сумнар чамасы. Гомумән, бүгенге кыйммәтчелек заманында техникалар өчен яңа запас частьләр алу - хуҗалыклар өчен зур проблема. Шуның өстенә, чәчкеч, культиваторлар ремонтына...

Районның авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә чәчкечләр нык тузган - аларның кайберләрен, белгечләр әйтүенчә, ремонтлап кына "денгә кертә" торган да түгел. Яңасын алыйм дисәң, аның иң юнь дигәне 400 мең сумнар чамасы. Гомумән, бүгенге кыйммәтчелек заманында техникалар өчен яңа запас частьләр алу - хуҗалыклар өчен зур проблема. Шуның өстенә, чәчкеч, культиваторлар ремонтына керешүчеләр хәтта тимерче мичләре өчен ансат кына ташкүмер дә таба алмый.

Көзге урып-җыю мәшәкатьләреннән арынган, язын-җәен кирәк буласы техникаларын кышкы саклауга кую буенча соңгы атналарда хуҗалыклар ярыйсы гына эшләп алды. Дөрес, кайберләрендә комбайннар әле һаман чөгендер ала.
- Күпчелек бүген техникаларын җыеп, агартасын агартып, салдырасы өлешләрен салдырып, кыш чыгарга әзерләп куйды. Инде кайберәүләр киләсе елга әзерләнеп, техникаларын ремонтлый да,- ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Фәрит Хисамов.
Инженер әйтүенчә, Ивашкинодагы "Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыгында тырмаларны төзәтеп тә бетерәләр. Ә культиватор һәм чәчкечләргә февральдә тотынмакчылар. "Сөлчә" җәмгыятендә - Элмәледә дә техникалар кыш чыгарга әзер дип була. "Күтәмә АГРОфирмасы"нда ремонтка әүвәл туңга сөрүдә катнашкан тракторларны кертмәкчеләр. Башка тагылма машиналарның, комбайннарның нәрсәләре тузган, күпмерәк запас частьләр кирәк булачагын да чамалап, белгечләрчә әйтсәк, "дефектовать" итеп куйганнар. "Үтәмеш" машина-трактор паркында тәртип булдыру буенча тырышып эшләделәр. Монда чәчкечләр түбә астында, тырмаларны да төзәтә башлаганнар. Лашманда да әүвәл чылбырлы тракторларны "дәваламакчылар". Чөнки кар төшү белән салам, печән тарттырырга әлеге ДТлар кирәк булачак. Бу агрофирмада, бөтен таләпләргә үк килеп бетмәсә дә, техникаларын кышкы саклауга куя алганнар.
Ә менә Лагеркадагы "Моляков В.А." крестьян-фермер хуҗалыгында, башкалардан аермалы буларак, бераз запас частьләр дә юллап куйдылар. "Чирмешәнагрохезмәтләре" җәмгыяте бүлекчәләрендә исә техникаларны кышка әзерләү буенча эш бар әле.
- Аяк асты бераз каткач, паркларда техникаларны тагын бер карап, аларга "кул тидерәсе" иде, - ди Фәрит Хәммәтзакир улы. - Көзге-кышкы чорда, яңа ел алдыннан, запас часьтләр чагыштырмача арзанрак була. Шуның өчен, мөмкинлек табып, хуҗалыклар аларның бер өлешен булса да бүгеннән ала башласын иде. Язга бөтен эш бергә "тыгылачак".
Алда әйткәнебезчә, бүген хуҗалыкларда чәчкечләр искергән. Сыйфатлы итеп, технологияләр таләп иткәнчә бөртекне җиргә салырлык итеп аларның кайберләрен ремонтлап та булмый икән.
Ремонтчылар быел тагын бер проблемага тап булган. Тимерче мичләрен - "горна"ларны эшләтер өчен хуҗалыклар ташкүмер таба алмый. Вак кына мәсьәлә кебек үзе, ә кирәкле ягулык якын-тирәдә беркайда юк ди.
- Техникалар ремонтлау өчен җылы цехлар булырга тиеш. Бу хакта быел гына сөйләшмибез, чөнки суыкта салкын тимерне тотып, җитештерүчән эшләп булмый. Бу яктан "Кади", "Чирмешән-АГРО" җәмгыятьләрен үрнәк итеп була. Аларда техника төзәтү өчен шартлар бар,- ди Фәрит Хисамов.
"Чирмешән-АГРО" җәмгыятендә бөртек комбайннарының көпчәкләре күтәрелгән, агартылган. Аларны да, тагылма машиналарны, азык җыю техникаларын да бер рәткә тезеп бастырганнар. Техникаларны ремонтлау буенча график төзелгән. Инде тырмалар тимерчеләр кулыннан узган да. Николай Иванов һәм Фәрһад Гатауллиннар аларның тешләрен очлап, сынганнарын алыштырып, рамнарын турайтып куйганнар.
- Ремонтка дүрт трактор да керттек. Кайберләренең двигателендәге гильза-поршеньнәрен алыштырасы, тапшырулар тартмасын (КПП) ремонтлыйсы бар. Тракторларның гидравлика системалары еш сафтан чыга- ди җәмгыятьнең баш инженеры Нәкыйп Мөктәсимов.
Кара исәп белән генә санаганда да, бер тракторны ремонтлау өчен кимендә 50 мең сумлап акча кирәк, диделәр монда. Әнә МТЗ 1221нең яңа гильза-поршене гына да 17-18 мең сум тора. Әгәр дә инде двигателен читтә ремонтласаң, 50-60 мең сум акча чыга.
Быел районның авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, крестьян-фермер хуҗалыклары биш яңа трактор, дүрт бөртек комбайны алган.
Унике данәдәге зур чәчү комплекслары ярдәмендә район кырларының 60-65 процент мәйданы эшкәртелә. Ә СЗП маркалы бөртекле ашлык чәчкечләренең яше нигездә 10-15 ел. Кайбер хуҗалыкларда аның 20 еллыклары белән дә чәчәләр.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә барлыгы 315 чылбырлы һәм көпчәкле трактор исәпләнә.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined авыл хуҗалыгы