Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районының Әмир авылында тавык-чебешләр cаны көннән-көн кими бара

Соңгы елларда тавык, каз утыртып нужаланмыйбыз, кош-кортны сатып аларга күнектек. 200-300 сум акчаңы түлисең дә, зур чебеш бик тиз тавык булып үсә, җәй буе йомыркадан өзелмисең. Ләкин, без дигәнчә генә түгел шул.

Апрель азагында алган чебешләребез матур гына үстеләр. Иртән аларны йорт янына, яшел чирәмгә чыгарсак, төнгә тимер ишекле кетәклеккә ябабыз. Беркөнне ишек ябылмыйча калган бит. Иртән абзарда өч тавык үле көе тәгәрәп ятмасынмы, башлары – юк. Билгесез җәнлек тавыкларның канын эчкән. Ишек астындагы кечкенә генә тишектән кергән. Тавыкларны алып та китмәкче булган, ләкин алар тишеккә сыймаганнар, кысылып калганнар.

Ә менә күршеләргә әлеге канэчкеч җәнлек бөтенләй эш калдырмаган, иртән торуларына читлеккә ябылган 11 чебешне каядыр ташып бетергән.

Аннан соң ишетелде, Әмирдә тагын берәүләрнең – ун, икенчеләрнең 17 чебеше һәм ике тавыгы харап булган.

-Тавыкны чебиләре белән читлеккә япкан идек. Шуннан берәмләп ташыган, -дип сөйләде бер хуҗабикә. -Ә менә тавыгы ерткычка бирешмәгән, сугышкан, күренеп тора. Без аны, чебиләре калмагач, башка тавыклар янына күчергән идек, шунда аның һәм тагын бер тавыгыбызның башына җитте бит теге хайван.

Бу хәйләкәр җәнлекне күрүчеләрюк. Сасы көзән түгелме икән, диләр. Кемдер төлке эшедер дип тә шикләнә. Ләкин төлке кан эчә алмый икән һәм нигездә бер-ике кош белән чикләнә. Кайберәүләр авылда чупакабра йөри, дип тә шаярталар.

Билгесез “кунакка” әллә капкан куеп карарга микән дип, аучыларга да мөрәҗәгать иттек. Алар сүзләре буенча, әлеге җәнлек сусар (куница) булырга да мөмкин, бу елгыр хайванны капкынга да эләктереп булмый.

Төлкеме, сасы көзәнме, сусармы... Тик чупакабра түгел. Әлегә кадәр бу әкияти җәнлекне очраткан кеше юк. Ә кош-корт асраучыларга, саклану чаралары күреп, читлек-сарайларын ныгыту ягын карарга кирәктер.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев