Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Министр урынбасары Чирмешән районы техникаларына яхшы бәя биргән

Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов районыбызның кайбер хуҗалыклары техникаларының язгы кыр эшләренә әзерлеген карап китте. Бәя бер дә начар түгел.

Казан кунагы әүвәл Ивашкино авылындагы “Серендеев Н.И” крестьян-фермер хуҗалыгы машина-трактор паркына керде. Монда кыр эшләренә көпчәкле җиде трактор чыгарга тиеш.

-Министр урынбасары кергәч, аларның барысын да кабызып эшләттеләр, механизаторлар аптечка, янгын сүндергечләрне (огнетушительләр) тракторлар алдына ук чыгарып куйганнар. Рафаэль Мәхмүт улы тагылма машиналарга кагылышлы берничә җитешсезлекне генә атады, – ди Гостехнадзор хезмәтенең райондагы дәүләт инспекторы Илнур Сәлахов.

“Әккәрәй”нең техникаларын аеруча ошатты министр урынбасары. Тракторлар “армиядәге сыман” тип-тигез итеп сафка куелган, бар да тәртиптә. Тагылма машиналар: чәчкеч, культиваторларны буяганнар, төзәткәннәр - алар бүген кырга чыгарлык хәлдә. Чирмешәндәге БИО-АГРОның да техникалары эшкә әзер.

Министрлык вәкиле “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятен дә мактап киткән. Мондагы эш урыннарын карап, ул машина-трактор паркындагы хезмәт шартларын яхшы дип бәяләгән.

фото: Илнур Сәлахов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев