26 май 2015 яңалыклары
-
Чирмешәндә 1 июнь көнне бәйрәм уздырыла
1 июнь көнне район үзәгенең яшьләр ял итү үзәге каршындагы мәйданда Балаларны халыкара яклау көненә багышлап әзерләнгән чара узачак. Көндезге сәгать 10 да башланачак бәйрәмдә концерт программасы тәкъдим ителә, балалар өчен уеннар, бәйгеләр оештырыла. Кадрия Гамирова фотосы.
-
Министр Марат Әхмәтов чирмешәнлеләргә ышана
Чирмешән районы кыен еллар кичерә. Моның сәбәпләре төрле, шуңа күрә бу турыда сөйләшүдән генә җиңеллек тумый. Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов районга эшлекле визитын шул сүзләрдән башлады. -Вертолеттан иген кырлары матур күренә, ошады, инвесторлар һәм үзегезнең көч белән шулкадәр эш башкаруыгызга гаҗәпләндем, - диде...
-
Казанка егете трактор кабинасын университет эскәмиясенә алмаштырачак
Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалында белем алучы Евгений Юнусов Казан дәүләт аграр университетына конкурстан тыш кабул ителәчәк. Бу - якташыбызның республика олимпиадасында катнашып, техника белү осталыгын күрсәткәч мәгълүм булды. Евгений кебек укучыларны Сарманда узган "Үз һөнәренең иң остасы - 2015" бәйгесендә сынадылар. Булачак техник-механикларның әүвәл теоретик күнекмәләрен тикшергәннәр. Аннан көпчәкле...
-
Чирмешән районында үзсалым акчасы җыела
Быел тулаем район буенча 1 миллион 771 мең сум үзсалым акчасы җыелырга тиеш. Әлеге суммага республика бюджетыннан дүрт тапкыр күбрәк өстәмә акча да күчереләчәк. Ул һәр җирлектә, гомуми җыелыш карары, референдум нәтиҗәләре нигезендә, көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүгә тотылачак. -Лашман, Кармыш, Яңа Кади, Туймәт, Ульяновка авыл җирлекләрендә үзсалым акчасын җыюга бик...
-
Юлларда балалар һәлак була
1 май көнне Менделеевск районында 7 сыйныф укучысын кызу килгән машина бәрдерә. Кыз бала биш көннән соң больницада үлгән. Авария вакытында ул наушниклар кигән булган, юлны да тиешсез урында аркылы чыккан, дигән хәбәр бар. Безнең районда быел балалар катнашында мондый юл казалары, шөкер, булмады. Ә менә республикадагы һәлакәтләрдә дүрт ай...