Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Лагерьлардан кайтырга вакыт

"Чирмешән-АГРО" җәмгыятендә фермалар терлекләрне кабул итәргә әзер. Кече Чегодайдагы биналарны да җәйдән үк ремонтлап куйганнар. Бүген биредә районның башка хуҗалыкларыннан да җитәкчеләр килеп, моңа инанып, тәҗрибә туплап киттеләр. Кече Чегодай янындагы ике корпусның икесе дә тыштан ук ялт итеп тора. Быел аеруча бозаулар торагын төзәтүгә, үзгәртеп коруга зур чыгымнар тотылган....

"Чирмешән-АГРО" җәмгыятендә фермалар терлекләрне кабул итәргә әзер. Кече Чегодайдагы биналарны да җәйдән үк ремонтлап куйганнар.


Бүген биредә районның башка хуҗалыкларыннан да җитәкчеләр килеп, моңа инанып, тәҗрибә туплап киттеләр.
Кече Чегодай янындагы ике корпусның икесе дә тыштан ук ялт итеп тора. Быел аеруча бозаулар торагын төзәтүгә, үзгәртеп коруга зур чыгымнар тотылган. Түбә, идәннәр, улаклар, электр чыбыклары - бар да яңарган.

Монда, иркен, якты, җылытылган бинада буаз сыерларга, бозауларга да урын җитәрлек.

Савым сыерлары асралучы бинада азыкны техника белән кертеп салырга планлаштыралар, улаклар да шуңа җайлаштырылган. Электрны экономияләү максатыннан, су җылыту өчен унлап машина утын хәстәрләгәннәр.

Мал азыгы ягыннан "Чирмешән-АГРО" башкаларны да узды: план ярым күләмендә печән, сенаж, силос запасы тупланган. Бүген савым сыерларына көн саен уртача биш килограмм фураж бирәләр.

Берничә көннән бу фермага сыерлар да кайтырга тиеш.

- Без ел саен нәкъ менә күчеш чорында, малларны лагерьдан фермага кайтарган вакытта, соңга калып, продукция җитештерүне сизелерлек киметәбез, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүлек начальнигы Ленар Хуҗиханов, семинарда җыелган җитәкчеләрнең бу мәсьәләдә ашыгыбрак эшләргә тиешлекләренә ишарәләп. - Сөт блогын, ясалма орлыкландыру пунктын, ял бүлмәсен - барын да әзерләү мөһим. Азыкны парлап, ваклап, макро һәм микро элементлар, витаминнар белән баетып ашатыйк. Малларга чөгендер түбен (жом) артык күп ашату белән мавыкмыйсы иде, аннары ул зыянлыга әйләнә.

Муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин терлекчелектә технологик таләпләрнең төгәл үтәлмәвен әйтте. "Аннан-моннан гына эшләп күп табыш алып булмый, - диде ул. - Хуҗалыкларга махсус белемле белгечләр кирәк. Белемне, гомумән, гел күтәрү, белгәннәрне искә төшерү зыян итми. Без октябрь айларында башка хуҗалыкларда да бүгенге кебек семинарлар үткәрәчәкбез, эш барышын тикшерәчәкбез".

Семинарның икенче өлеше "Чирмешән-АГРО"ның ындыр табагында дәвам итте.

Әлеге хуҗалыкта бу яктан да үрнәк алырлык: бөртеклеләрне инде күптән җыеп алдылар, киләсе елда чәчәргә җитәрлек орлыклары да әзер, беренчел чистарту узган.

- Сер түгел, бездә уҗым культуралары уңышы югары түгел, - диде җәмгыять җитәкчесе Илшат Гозәеров. - Киләсе елларда әлеге хәлне төзәтергә омтылачакбыз. Быел 500 гектарда уҗымны элиталы орлыклар кулланып кына чәчтек. Борчакны да күбрәк чәчәргә исәп.

Быел бер складны капиталь ремонтлаганнар дип була. Башка биналар да таза. Орлык чистарту өчен ПСМ-10 машинасыннан файдаланалар. Җитештерүчәнлеге югары, ипле, үзе гади бу машина аша дистәләрчә тонна бөртек узган, орлыкка салынган.

Семинарда әйтелгәнчә, начар, чүп орлыктан арынырга кирәк. Орлыкны агулап чәчү уңышны бермә-бер арттыра. Орлыкларны тиешле нормалар буенча саклау, корткыч бөҗәкләрне дә азындырмау сорала.

Бүген товарлыклы бөртек җитештерү, аннан күбрәк файда алу юлларын эзләргә кирәк. Кәгазьдәге, юк уңыш белән дә мактанып булмый.

"Чирмешән-АГРО" районда шикәр чөгендерен иң күп үстерүче хуҗалыкларның берсе, бу культураны игү серләрен яхшы беләләр. Бүген чөгендер уңышын җыю дәвам итә, ә кайбер агрегатлар киләсе елда чөгендер чәчеләчәк участокларда эшлиләр, җирне кабат, тирәнәйтеп эшкәртәләр. Чөгендер һәм кукуруз җирен ким дигәндә 30 сантиметр тирәнлектә сөрү тиеш.

Гомумән, бүген төп көчне җир эшкәртүгә тупларга кирәк, көзнең дә вакыты кыска. Көз эшкәртмәгән җирдә, гадәттә, уңыш нык түбән булганын күпләр белә.

Семинарда тагын бер бик мөһим - дуңгызларда африка чумасын кисәтү өчен күрелергә тиешле чараларны искә төшерделәр. Бу афәт илнең кайбер төбәкләрендә, безгә якын берничә өлкәдә нык зыян салган. Кат-кат кисәтүләргә карамастан, районда кайбер авылларда дуңгызлар әле дә урамда йөри. Дуңгыз итен документсыз - нисез, ветеринария хезмәте рөхсәтеннән башка сату очраклары да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined авыл хуҗалыгы