Кешенең кадере, хезмәтнең әҗере бар
Иске Кадида сәламәтлек үзәге - профилакторий ачтылар. Ирексездән, элеккеге еллар искә төште. Без дә хәтерлибез әле, һәр фермада диярлек ял итү бүлмәләре ясап, аларда конфет һәм прәннекләр белән кайнар чәй эчүне оештырдылар, ярышта җиңүчеләргә бүләкләрне кызганмадылар. Җитәкчеләренең үзләре турында шулай кайгыртуларына гади халык рәхмәт сүзләрен кызганмады. Эшләгәнгә хак та алдылар....
Иске Кадида сәламәтлек үзәге - профилакторий ачтылар. Ирексездән, элеккеге еллар искә төште. Без дә хәтерлибез әле, һәр фермада диярлек ял итү бүлмәләре ясап, аларда конфет һәм прәннекләр белән кайнар чәй эчүне оештырдылар, ярышта җиңүчеләргә бүләкләрне кызганмадылар. Җитәкчеләренең үзләре турында шулай кайгыртуларына гади халык рәхмәт сүзләрен кызганмады. Эшләгәнгә хак та алдылар.
"Кади" җәмгыятендә узасы семинар-киңәшмә алдыннан яңа профилакторийны карарга кергән башка хуҗалыклар җитәкчеләрнең кайберләре, кызганыч, мондый күләмле эшкә көчләре җитмәүне таныдылар, янәсе, бездә алай булмый. Теләкләре юк. Иске Кадида булдырганнар бит. Авыл кырыендагы ташландык диярлек бинада берничә ай эчендә евроремонт үткәргәннәр. Акчасын да, материалын һәм төзүчесен дә тапканнар.
Җитәкчеләре - Рәдис Камалов шундый тынгысыз кеше - башына берәр уй кердеме, аны эшләп куймыйча тынычланмый.
Моннан күп еллар элек тә профилакторий, соңрак ашханә урнашкан бинаның түбәсен чыдам калай белән япканнар, яңабаштан су, канализация, электр, газ линияләре сузганнар, бүлмәләрнең стеналарын матурлап, яңа пластик тәрәзәләр, заманча ишекләр куйганнар.
Биредә стоматология, массаж кабинетлары булачак, чәчтараш эшләячәк. Душ кабинасы да алып куйганнар, ашханәгә, кунакханәгә дә урын бар.
"Теләк кенә кирәк, молодец, Рәдис! Башкалар менә кемнән үрнәк алырга тиеш,- диде район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин, Рәдис Әсхәт улын мактап. - Халыкның сәламәтлеге турында шулай кайгыртучы чын җитәкченең эше дә көйле бара. Биредә генә дәва алып, күпме кеше әллә кайларга йөреп интекмәячәк, эшенә дә өзеклек килмәячәк".
Профилакторийны бәйрәм ясап, җырлап-биеп ачтылар. Кадида гадәт шундый - бер чараны да ярым-йорты гына оештырмыйлар.
"Кади" җәмгыятенең машина-трактор паркын да карадык. Гаражларында ремонт темпының көчәйгән чагы: бер бинада - тырмалар һәм культиваторларны, ә икенчесендә чәчкечләрне сафка бастыралар. Бу эшләргә тракторчыларны да җәлеп иткәннәр.
Техника ремонтына кадәр гаражларның үзләрен ремонтлаганнар, аяк астына плитә, таш җәйгәннәр, пластик тәрәзәләр куйганнар, ишекләрне ныгытканнар. Кар-буранда да рәхәтләнеп эшли аласың.
Паркта бар да элеккегечә, яхшы: токарь да, эретеп ябыштыручы да заказ гына көтеп торалар. Мөмкин булганча, иске детальләрне төзәтәләр, яңаларын да күп алалар, агымдагы ремонт өчен кирәк әйберләргә тагын бер миллион сум чамасы акча күчерелгән. Семинар-киңәшмәдә әйтелгәнчә, кайбер хуҗалыклар кар эри, җир ачыла башлаганда гына ремонт кирәклеге хакында искә төшерәләр. Запас частьләр көтеп соңга калалар. Тагылма машиналарны, тракторларны, азык җыю техникасын да бушрак вакытта, бүген үк төзәтү яхшырак.
Иске Кадида терлекчелек тармагы да игътибар үзәгендә. Маллар асралучы корпуслар яп-якты, чөнки пластик тәрәзәләр куйганнар, әле сыерлар асралучы биналарның эчке стеналарын цинклы калай белән каплаганнар.
Бердән, җылы саклый, икенчедән, чиста. Ветеринария табибы, ясалма орлыкландыручы өчен дә кабинетлар ясаганнар. Терлекчеләрнең ял итү бүлмәсендә идәннәргә келәм җәелгән, телевизор эшләп тора. "Кади"да сыер савучылар ике сменада эшли икән, кемдер төшкә кадәр, икенчеләр - төштән соң. Болай җайлы, көн буе фермада булу арыта бит.
Ферманың мактанычы, байлыгы - маллар. Иске Кадида, Иске Котыш, Яңа Кади, Якты Тау фермаларында буш урыннар аз. Яман чир куркынычы янагач, байтак эре мөгезле терлек итлеккә озатылган, алар урынына 246 баш яшь мал сатып алганнар. Табиблар киңәшен тыңлап, биналарда ремонт уздырганнар, кат-кат дезинфекцияләгәннәр.
"Биредә ветеринария чаралары вакытында үткәрелә, даруларга акчаны кызганмыйлар - ди ветберләшмә җитәкчесе Таһир Гыйниятуллин. - Белгечләре - чын осталар".
"Һәр хуҗалыкта ветеринар һәм зоотехник, агроном һәм инженер да булырга тиеш. Әгәр белгечләре юк икән, хуҗалык җитәкчесе үзе генә барысына да һич җитешә алмый,- дип, район башлыгы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә әлеге мәсьәләне кичекмәстән хәл итүне бурыч итеп куйды. - Эшне фәнни нигездә кору мөһим. Азыкны макро һәм микро элементлар, витаминнар белән баету кыен түгел. Күп сөт бирсен өчен, сыер күп ашарга да тиеш. Тик бездә продукция җитештерү күләме мактанырлык түгел. Әнә Балтач якларында кайбер хуҗалыклар кышын да көн саен дистәләп тонна сөт тапшыра. Югыйсә сыерлары да бездәгедәй диярлек".
"Кади"да көнгә уртача 2500 килограммнан күбрәк сөт савалар. Азыкка кытлык юк. Халык эш булганга сөенә генә.
Хәер, артык мактау да кирәкмидер, фермаларда кадрлар кытлыгы сиздергәләп ала икән.
"Яшьләр авылда калмый, дип зарланабыз. Ә без, җитәкчеләр, моның өчен нәрсә эшлибез соң? Эшче халыкка уңайлы шартлар тудыру - җитәкченең төп бурычы ләбаса",- диде бу хуҗалык рәисе Рәдис Камалов. Әйе, бүген элеккеге шартлар гына канәгатьләндерми, шартыннан бигрәк, эш хакы түләргә кирәк. Монда акча бирсәләр, кайберәүләр ерак Себергә кадәр араны кайтып-китеп интегер иде микән!!.
"Кади"да хезмәтнең әҗере бар "Эшлибез дә, акчасын да алабыз, Рәдисебез генә исән булсын", - диләр.
Семинар барышында берәү яныма килеп, һаман шул Камаловка рәхмәт әйтеп язуыбызны сорады: "Безнең Якты Тауда аның тырышлыгы белән медпунктыбызны ремонтладылар: ишекләрне һәм тәрәзәләрне яңарттылар, хәтта җиһазлар да алып бирделәр. Колхозыбыз җитәкчесе шундый безнең". Моңа тагын ни әйтәсең!..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев