Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Иске Котыштагы “Тепсуркаев В.Ә.” җәмгыятендә бөртеклеләрне урып-җыю төгәлләнү алдында

Бүгенге кебек, көненә 100әр гектарны буйсындырсалар, бу җәмгыяттә комбайннарга нибары ике көнлек эш калган. 1000 гектарда игелүче көнбагыш басуларына исә соңрак чыгачаклар.

Кичә монда сабан бодае участогында эшләделәр. Өр-яңа дүрт АКROS 550 комбайннары бүген дә еш туктыйлар. Ватылып түгел, бункерлары тиз тула, уңыш бик яхшы, гектардан чыгышы 40 центнер ук. Уҗым бодае урыны-урыны белән 50шәр центнер уңыш белән сөендергән.

– Үткән көндә мин генә дә 16 бункер, ягъни 230 тонна чамасы бодай суктырдым, - ди Александр Митякин. – Кәеф шәп быел. Уңыш яхшы, алыннар чиста. Ягулык ягыннан тоткарлык юк.

Александр Алексеев белән дә сөйләшеп өлгердек. Ул язын әлеге участоктагы  бодайны чәчүдә актив катнашкан.

– Яңа комбайнда эшләргә рәхәт инде, кабинага тузан керми, һава саф. Көненә ике тапкыр кайнар аш белән сыйлыйлар, - диде ул.

Баш инженер Фәнис Минегулов әйтүенчә, комбайнчыларга хак эш күләменә карап түләнәчәк. Аларга бушлай 5әр төргәк печән биргәннәр, бөртек кирәксә, аны юньрәк бәядән алырга мөмкин.

– Егетләрне озак тоткарламыйк, - диде җәмгыять хуҗасы Висхан Тепсуркаев.  – Көннәр аяз, матур чакта язгы бодайны да тизрәк, алдагы ике көндә җыеп аласы иде. Ул тәмам өлгергән, дымлылыгы 11 проценттан да түбән. Шул ук комбайнчыларны көзге чәчүгә дә җәлеп итәчәкбез. 1000 гектар чиста пар җирендә чүп үстермәдек, алар чәчүгә әзер. Ашлама, ягулык ягыннан проблема, кемгәдер бурычыбыз да юк. Пайчыларга чүт кенә соңрак акчалата түләргә килештек.
Хуҗалыкта читтән дә килеп эшләүчеләр бар икән. 

 

– Мин күршедәге Беловка авылыннан, - ди Людмила Хожеманова. – Бөртек урнаштырабыз. Яхшы ук хак түләргә ышандырдылар.

Комбайнчыларның эш күрсәткечләренә дә күз салыйк инде. Үлчәп торучы Рая Сурикова барын да төгәл язып бара. Әлегә Александр Митякин, Александр Алексеев һәм Евгений Оренбуров бер чама – 14әр мең центнер бөртек суктырганнар, ә Леонид Шехтуров – 12 мең центнер. Тулаем, кырдан ындыр табагына 70 мең центнерга якын бөртек кайткан.

“Тепсуркаев В.Ә.” җәмгыяте уңдырышлылык ягыннан районда беренче – гектар көче 45,9 центнер (район буенча – 34,5). Биредә 300 гектардан күбрәк мәйданда җирләрне туңга сөреп тә өлгергәннәр. Бу эшкә куәтле ике трактор җәлеп ителгән, алар тәүлек буе кырда. 
Районның  авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермерларда әлегә 21 мең 796 гектар мәйданнан (55 процент) бөртек суктырылган. “Ильхан”, “Сөлчә”, “БИО-АГРО” җәмгыятьләрендә комбайннар җитештерүчән эшли. Әмма, тулаем, җыясы бөртек күп әле, 17 мең гектарга җыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев