Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Җиңүчеләр премияләр ала

Хуҗалыкта эшләүчеләр өчен кызыксындыру чаралары да каралган. "Лашман АГРОфирмасы"нда биш көн нәтиҗәләре буенча йомгак ясала, алдынгылар билгеләнә. Тәүге җиңүчеләр арасында Нәсим Тимерҗанов та бар. Язгы кыр эшләре төгәлләнгәч тә йомгак ясалачак, иң яхшы механизаторларны кыйммәтле бүләкләр һәм премияләр көтә. Җәмгыятьтә 581 гектардагы күпьеллык үләннәрне тукландырып һәм тырмалап чыкканнар. - Бу...

Хуҗалыкта эшләүчеләр өчен кызыксындыру чаралары да каралган. "Лашман АГРОфирмасы"нда биш көн нәтиҗәләре буенча йомгак ясала, алдынгылар билгеләнә. Тәүге җиңүчеләр арасында Нәсим Тимерҗанов та бар.


Язгы кыр эшләре төгәлләнгәч тә йомгак ясалачак, иң яхшы механизаторларны кыйммәтле бүләкләр һәм премияләр көтә.
Җәмгыятьтә 581 гектардагы күпьеллык үләннәрне тукландырып һәм тырмалап чыкканнар.

- Бу көннәрдә уҗым культураларын ашлыйбыз, - ди хуҗалык җитәкчесе Рауфан Шәйхетдинов. - Нәсим Тимерҗанов 500 гектарның яртысында диярлек бу эшне башкарып та чыкты. Аңа минераль ашламаны Рашат Җиһангиров китереп тора. Ә Рафик Гатин һәм Фәсыйх Мәхмүтовлар бу участокларда тырмалау үткәрәләр.

Механизаторлар иртән иртүк кырга чыгалар, караңгы төшкәнче эшлиләр. Аларны көненә ике тапкыр кырда ук ашатабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined алдынгыларга премияләр бирелә