Татарстан Республикасында гаилә фермаларын үстерү программасының төп максаты - авыл халкын эшле итү. Идея яхшы. Тик, кызганыч, бу хакта аңлату, кызыксындыру эшләре, аны киң җәелдерерлек "тере" әңгәмәләр сүлпәнрәк алып барылды сыман.
Аннан, тормышында күпне күргән, тәҗрибәле, сакчыл авыл кешесе, программаны "чиерәк" дип булса кирәк, аны ашкынып кабул итәргә дә ашыкмады....
Татарстан Республикасында гаилә фермаларын үстерү программасының төп максаты - авыл халкын эшле итү. Идея яхшы. Тик, кызганыч, бу хакта аңлату, кызыксындыру эшләре, аны киң җәелдерерлек "тере" әңгәмәләр сүлпәнрәк алып барылды сыман.
Аннан, тормышында күпне күргән, тәҗрибәле, сакчыл авыл кешесе, программаны "чиерәк" дип булса кирәк, аны ашкынып кабул итәргә дә ашыкмады. Халык яхшы барометр кебек бит ул - эшнең хикмәте нидә икәнлеген тиз чамалый. Бәяләр тотрыксыз, ягулык һәм терлек азыгы көннән-көн кыйммәтләнгән бер чорда мал асрау керемле кәсеп түгел шул. Авылларыбызда терлек саны кимү - моңа бер дәлил. Өстәвенә, авыл кешесе пай җирләреннән бушлай файдаланучы намуссыз, шома арендаторлар кысрыклавы астында яши. Андыйларга авыл үсешенә бәйле кайбер эшләрне йөкләүне практикага кертергә ярый. Заманында дистәләгән еллар тупланган колхоз милке кыска гына арада туздырылды. Гөрләп торган хуҗалыкларны табышсыз, зыянлы тармакка тиңләп тараттылар.янәсе, чит илдән кергән авыл хуҗалыгы продукциясе юньгә төшә. Ә тормыш исә колхозларны тарату катастрофага, хәтта диверсиягә тиң ялгышлык булганлыгын күрсәтте. Түземле халыкка исә, мал-туарсыз гына, хезмәтеңә тигән өлешең дигәндәй, салымлы пай җирләре документлары таратылды. Югыйсә, әби-бабаларыбыз шул колхозга үз җире, үз эш кораллары, аты һәм башка терлеге белән кергән.Ә хәзер җиңел генә, ярык тагарак янында калган пайчылардан гаилә хуҗалыклары (фермалары) булдырырга маташабыз.
Әйе, калага якын булган авыллар ныграк яши, анда шартлар да башкача, җитештерелгән ит, сөт, яшелчәне сатарга да җайлырак. Ә шәһәрләрдән, район үзәгеннән шактый читтә булган сала кешесенә үстергәнен, тапканын урнаштыру кыен. Безнең районда да ачык һавада гына үткәрелүче якшәмбе, бәйрәм ярминкәләре халыкның ихтыяҗын канәгатьләндереп бетерми, шунлыктан үзебездә заманча җиһазландырылган ябык "колхоз базары" булдыру, минемчә, бик вакытлы.
Эксперимент үткәрү йөзеннән, терлекчелек белән киңрәк шөгыльләнергә теләгән шәхси хуҗалыкларның пай җирләренә бушлай күпьеллык үләннәр чәчеп ярдәм итү дә гаилә фермалары үсешенә бераз этәреш, плацдарм булыр иде. Үз җирең, үз азыгың булганда, аяк терәп мал үрчетергә мөмкин.
Ни кызганыч, бүген авыл яшьләре эшсезлектән өметсезлеккә, төшенкелеккә бирелә. Булдыра алганнары читкә китеп бара. Әмма анда да "әзерләп куймаган". Шәһәр тормышының әчесен-төчесен татып, бәрелеп-сугылып йөргәннән соң аларның бер өлеше янә авылга кайтырга мәҗбүр. Бигрәк тә үзәктән читтә урнашкан торак пунктларыбыз елдан-ел сүнә, картая баруы аяныч: буш йортлар саны арта, халык кими. Бәлки андый авылларны аерым исемлеккә кертеп, аларга мулрак булышу кирәктер.
Әйтәсем килгән фикерем шул - шәһәрнең тылы, ышанычлы терәге булган авылны җанландырып, үстереп җибәрү өчен хөкүмәтнең аңа йөзе белән борылып ныграк ярдәм итүе, җитди катнашуы таләп ителә.
Самат Ризванов.
Утыз Имән авылы.
Нет комментариев