Чүп чәчсәң, чүп җыясың
"Россельхозцентр"ның район бүлегендә районда язгы чәчүгә әзерләнгән орлыкның 29 процентының гына сыйфаты тикшерелгән һәм фитопатологик (чәчүлек материалның чирләрен ачыклау) анализлау ясалган. - Лаборатория шартларында чәчүлек орлыкның сыйфатын тикшерү өчен ким дигәндә бер атна вакыт кирәк. Шунлыктан, хуҗалыклар бу эшне озакка сузмасын иде,- ди "Россельхозцентр"ның район бүлеге начальнигы Фәнил Шәйхетдинов. -Көннәр...
"Россельхозцентр"ның район бүлегендә районда язгы чәчүгә әзерләнгән орлыкның 29 процентының гына сыйфаты тикшерелгән һәм фитопатологик (чәчүлек материалның чирләрен ачыклау) анализлау ясалган.
- Лаборатория шартларында чәчүлек орлыкның сыйфатын тикшерү өчен ким дигәндә бер атна вакыт кирәк. Шунлыктан, хуҗалыклар бу эшне озакка сузмасын иде,- ди "Россельхозцентр"ның район бүлеге начальнигы Фәнил Шәйхетдинов.
-Көннәр җылыта башлау белән амбарларны ачып, орлыкларны калибрлап, анализга китерергә кирәк. Чәчү алдыннан, һичшиксез, орлыкларны һава ярдәмендә (воздушно-тепловой обогрев) җылытырга киңәш итәбез. Бу алым орлыкларның шытымын яхшырта һәм уңышны 2,5 центнерга кадәр арттыра.
"Чирмешән - АГРО", "Лашман-АГРОфирмасы", "Үтәмеш", "Кара Чишмә" җәмгыятьләре, ШЭ "Фәхретдинов Ю.М.", "Низамов Г.К." крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре чәчүлек орлык әзерләүгә җаваплы карыйлар. Алар инде орлыкларын анализга китергәннәр дә.
Бүгенге көндә районда язгы чәчүгә әзерләнгән орлыкларның 23 проценты гына массакүләм репродукцияле. Күпчелек хуҗалыкларның чәчүлек материалларын яңарту сорала. Хуҗалыктагы чәчүлек орлыкның 10 процентыннан артыгы массакүләм репродукцияле булганда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы буенча хуҗалык субсидиядән мәхрүм ителә.
"Чирмешән-Агро" җәмгыяте һәм "Иванов Ю.С." крестьян-фермер хуҗалыгы орлыкчылык хуҗалыклары белән килешү төзеп, супер элиталы һәм язгы культураларның элиталы орлыкларын кайтарганнар. Яхшы орлык уңышсыз калдырмый. Үткән ел, мәсәлән, "Эка- да -70" сортлы элиталы язгы бодай орлыгы сатып алып чәчкән "Макаров Г.Ф." крестьян-фермер хуҗалыгы һәр гектардан 27 центнер уңыш җыеп алды.
Билгеле, мул уңыш алу өчен җир белән дә тиешенчә эшләргә кирәк. Элиталы орлыкка элиталы мөнәсәбәт тә таләп ителә.
Эшкәртелмәгән җиргә "алтын" орлыклар чәчсәң дә чүп кенә үсә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев