Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешәндә яңа уңышны сакларга урын бар

Район ашлык кабул итү предприятиесе яңа уңышны кабул итәргә әзер. Складалар барысы да агартылган, дезинфекция үткәрелгән. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан килгән комиссия дә ашлык кабул итәргә рөхсәт биргән. -28 мең тонна ашлык сыйдырышлы җиде склад та буш диярлек, - ди предприятие директоры Айдар Харисов. -Җәй дәвамында чираттагы ремонт...

Район ашлык кабул итү предприятиесе яңа уңышны кабул итәргә әзер. Складалар барысы да агартылган, дезинфекция үткәрелгән.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан килгән комиссия дә ашлык кабул итәргә рөхсәт биргән.


-28 мең тонна ашлык сыйдырышлы җиде склад та буш диярлек, - ди предприятие директоры Айдар Харисов. -Җәй дәвамында чираттагы ремонт эшләрен башкарып чыктык. Өч ашлык киптерү агрегаты да төзек.

Урак вакытында ике сменада эшләрлек эшчеләр комплектланган. Ике Т-40 һәм бер төягечнең дә хуҗалары - тракторчылары бар, алар эшкә керешергә әзер. Предприятиенең сигез КамАЗ автомашинасы бар, әле күптән түгел генә прицеп белән, яңа КамАЗ сатып алганнар. Хуҗалыклар ашлыкларын үз техникалары белән дә китерә ала, заявка буенча предприятие КамАЗлары да килеп алып китәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined