Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәндә һәм Иске Кадида чәчкечләргә эш бетеп бара

    "Кади" җәмгыятендә бөртеклеләр чәчүне төгәлләделәр дә. Инде кукуруз участоктокларына күчәләр, Утыз Имәндә бодай чәчәләр. -Кырларыбызга көне-көне белән утызлап техника чыга. Чәчүдә катнашучыларга тәмле ашлар пешерәбез,- ди хуҗалык җитәкчесе Рәдис Камалов. - Бүген чүп үләннәренә каршы гербицитлар сиптерү өчен агрегатлар көйли башладык. Бераз люцерна һәм донник та чәчәргә исәплибез. Быел районның...

    "Кади" җәмгыятендә бөртеклеләр чәчүне төгәлләделәр дә. Инде кукуруз участоктокларына күчәләр, Утыз Имәндә бодай чәчәләр.

    -Кырларыбызга көне-көне белән утызлап техника чыга. Чәчүдә катнашучыларга тәмле ашлар пешерәбез,- ди хуҗалык җитәкчесе Рәдис Камалов. - Бүген чүп үләннәренә каршы гербицитлар сиптерү өчен агрегатлар көйли башладык. Бераз люцерна һәм донник та чәчәргә исәплибез.
    Быел районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 50 мең 757 гектарда бөртекле-кузаклылар, шул исәптән 12шәр мең гектарда сабан бодае һәм көнбагыш, 14 меңгә якын гектарда - арпа, 1355 гектарда шикәр чөгендере һәм башка культуралар чәчелергә тиеш.
    Әлегә районда тулаем 12 мең 893 гектарда чәчү уздырылган (тиешленең 25 проценты), 35 мең 413 гектарда көздән сөрелгән җирләрдә дым каплатылган (80 процент).
    Күпьеллык үләннәрнең 87 процент өлешендә, ягъни 7101 гектарда, уҗым культуралары 6 мең 80 гектарда (77 процент) минераль сый алган.
    Язгы кыр эшләре "Күтәмә", "Серендеев Н.И." хуҗалыкларында да оешкан төстә бара. "Чирмешән - АГРО"да темп аеруча югары, монда бөртекле-кузаклылар чәчүне узган атнада ук төгәлләделәр. Шикәр чөгендере орлыкларын да җир куенына салып куйдылар, кукуруз участокларында да агрегатлар эшли. Монда хезмәт кешесе өчен бөтен шартлар да тудырылган.
    Ә менә "Алга", "Сөлчә", "Шушма", "Чирмешән агрохезмәтләре"ндә эшне нык кызулатырга кирәк, алар соңга калалар.
    Быел район хуҗалыкларында инвесторлар да күбрәк мәйданнарда эшли, "ТАТАГРО" һәм "Татагролизинг" тулаем 20 меңләп гектарда бөртеклеләр һәм көнбагаш чәчәчәк.
    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе кыр эшләренең сыйфатын контрольдә тота. Белгечләр урыннарда бик күп җитешсезлекләр булуын ачыклыйлар. Авыл хуҗалыгы машиналарының күбесе кыштан юньләп ремонтланмаган, яздан көйләнмәгән икән. Технология таләпләре үтәлми. Хезмәт куркынычсызлыгы ягыннан да дәгъвалар бар.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: