Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"ЧИРМЕШӘНАГРО" җәмгыятендә бүген үк урак өсте кебек

Озакламый кырлар кардан ачылып, язгы чәчүгә керешербез. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре бу мөһим кампаниягә әзерме, орлык, минераль ашламалар, ягулык җитәме, техника төзекме, кадрлар, белгечләр проблемасы юкмы?

-Без язгы кыр эшләренә әзер, техникалар: тракторлар, культиваторлар, тырмалар, чәчкечләр дә төзек, - ди “Сөлчә” җәмгыяте рәисе Хәмзә Хаммәтов. -Әлегә 120 тонна минераль ашламалар хәстәрләп куйдык. Эшне башларга солярка да кайтардык, май да кайгырттык.

Бу хуҗалыкта чәчүлек орлык проблемасы юк, алар сыйфатлы, бер өлеше, әйтик, сабан бодаеныкы - элиталы орлыклар. Хәмзә Ильяс улы әйтүенчә, механизаторлар кытлыгы да булмаячак. Эшкә керешкәч, ашханә дә ачылачак.

“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятенең машина-трактор паркында, ындыр табагында да урак өсте кебек. Орлык калибрлауны ике сменада оештырганнар. Тагылма агрегатларны көйләү  дәвам итә. Дүрт КамАЗ автомашинасы ремонтта, аларны техник карауга кадәр, ул ике атнадан була, сафка бастырачаклар. Ашханәләрен дә ачканнар, ремонтчыларга кайнар аш пешерәләр.

-Чәчүлек орлыкларыбыз яхшы, җитәрлек, оригиналь орлыклар. Сынау өчен дә яңа орлыклар алдык, аларны үзебездә күбәйтәчәкбез, - ди җәмгыять директоры Илшат Гозәеров. -550 тонна минераль ашламалар запасыбыз бар, ашлама әле тагын кайтачак. Механизаторлар бар, безгә эшкә урнашырга теләүчеләр шактый. Хезмәт хакын айныкын-айга түлибез бит.

Җәмгыятьнең техник коралланышы шактый яхшырган, былтыр 4 яңа трактор, куәтле, заманча бер бөртек комбайны, тагын бер чәчү комплексы алганнар, аларны комплектлый, җыя башлыйлар. Сүз уңаеннан, хуҗалыкта моңа кадәр нибары бер генә чәчү комплексы бар иде, ә чәчүлек җирләре шактый – 4500 гектар ук.

“БИО АГРО” җәмгыяте дә язгы кыр эшләренә җитди әзерләнә.

-Бу көннәрдә техниканы кабат көйлибез, - ди җәмгыять идарәчесе Руслан Хәлиуллин. -Куәтле тагын ике яңа трактор-комплекс алдык, алар барысы унөч булды, яңа ике бөркегеч-опрыскиватель дә эшкә кушылачак, алар да бишкә җитте.

Механизаторларга килгәндә, берничә тракторда гына кеше юк, әмма килергә теләүчеләрдән гаризалар бар. Орлыгыбыз әзер, кирәк күләмдә.

Быел язын “БИО АГРО”да 24 мең гектар чамасы мәйданда эш башкарасы була.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев