Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“ЧИРМЕШӘНАГРО” чәчүне төгәлли дә

“Сөлчә” җәмгыяте 1145 гектарда язгы культуралар чәчте дә, ягъни чәчү агрегатлары тиешленең 70 процент өлешен буйсындырырга өлгерде.

Валентин Кириллов бүген солы чәчә. Тырыш пенсионер кырга беренчеләрдән чыккан. Башта арпа участокларында эшләгән.

-Тракторны да үзем көйләдем, - ди ул.

Николай Скворцов агрегатларга орлык китереп тора. 37 ел стажлы машина йөртүче, инде икенче КамАЗда эшли.

-Көненә ике тапкыр ашаталар. Һава торышы җайланды. Эш булу яхшы, - ди Скворцов. -Эшләгәч, көзге уңышка өметләнә аласың. Маллар да асрагач, азыксыз да каласы килми.

Район хуҗалыкларында кыр эшләре көйле бара. Әлегә тиешленең 43 процент өлешендә, ягъни 18 мең 779 гектарда чәчү уздырылган.

“ЧИРМЕШӘНАГРО”да язгы культуралар чәчүне бүген - иртәгә төгәллиләр дә. Чәчүлекләрне тәрбияләүгә дә керештеләр. Гомумән, бик матур, оешып, таләпләрне үтәп эшлиләр бу хуҗалыкта. “БИО АГРО” кыр эшләре темпын нык көчәйтте.

-Башкаларда да чүп үләннәренә, корткычларга каршы көрәшне бүген үк һәм актив оештыру сорала, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Рәдиф Гайнуллин. –Шытымнарга кадәр һәм шытымнар чыккач тырмалау да уңышка уңай йогынты ясый. Минераль ашламалар белән тукландырылган уҗым культуралары участокларында чүп үләннәренә каршы гербицидлар сиптерү соңга калмасын иде.

фото: архив 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X