Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районындагы “Сөлчә” җәмгыяте печәнгә, сенажга да бай

“Сөлчә” җәмгыяте районда иң күбе – 1200 тонна, планлаганнан да 65 процентка күбрәк күләмдә печән хәстәрләде.

Сенаж базлары да тиз тула монда, бу төр азык 2760 тонна салынган.

-Печәнгә дигән үләннәрне төргәкләргә җыеп бетерәбез дә, - ди тракторчы Алексей Уламасов. – Яңгырга эләксә дә, теземнәр калын, үләннәр кибеп өлгерде. Кышка менә дигән азык, маллар люцернаны яратып ашыйлар. Үзебезгә дә печән әзерләп куйдык, бу яктан проблема юк. Кызу эш вакытында ашаталар – эчертәләр, хакны алып торабыз.

Яңа Элмәлегә керү юлындагы теземнәрне ике трактор белән җыялар. Семен Васюткин да төргәкләрне тиз урый. 30 ел стажлы, уңган тракторчы. 50 ел гомере шул авылда узган, гел колхозда эшләгән.

Районда печән запаслары 9817 тонна тупланган. Бу планга карата 147 процент. Сенаж 8890 тонна салынган (45 процент). Әлеге мәгълүматлар 7 июльдә район авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсеннән алынды.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X