Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында арпа чәчә башладылар

“БИО АГРО” җәмгыятендә 182 гектарда арпа да чәчеп өлгерделәр.

Биредә тиешленең 59 процент өлешендә, ягъни 3570 гектрада уҗым культуралары тукландырылды. Көздән сөрелгән җирләрне тырмалау темпы да көннән-көн көчәя бара.

“ЧИРМЕШӘНАГРО” уҗым культураларын минераль ашламалар белән тукландыруны төгәлләп тә килә, 1000 гектарда агрегатлар узган инде. Әлеге хуҗалыкта тиешленең 42 процент өлешендә тырмалау агрегатлары эшләгән.

“Сөлчә”дә 660 гектарда күпьеллык үләннәрне ашладылар, инде уҗым бодае участокларында эшлиләр.

Тулаем район буенча 1056 гектарда – күпьеллык үләннәр (28 процент), 4920 гектарда уҗымнар (36 процент) минераль сый алган, тиешленең 10 проценты күләмендә, ягъни 5590 гектар җирдә дым каплатылган.

фото: Марат Гомәров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X