Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән районына туберкулез миллионнарча сумлык зыян салды

    2013 елның июнь-июль айларында райондагы 4 хуҗалыкның 6 пунктында мөгезле эре терлекләрдә туберкулез барлыгы ачыкланган. Тикшерелгән маллардан 645сенең туберкулез йоктыруы ачыкланган, аларның 392се - савым сыерлары. Бу малларның 36 башы контроль-диагноз кую өчен суелса, калган 609 башы итлеккә озатылган. Бүгенге көндә районда туберкулезга реакция биргән маллар юк, диләр. -"Кади" хуҗалыгындагы...

    2013 елның июнь-июль айларында райондагы 4 хуҗалыкның 6 пунктында мөгезле эре терлекләрдә туберкулез барлыгы ачыкланган.


    Тикшерелгән маллардан 645сенең туберкулез йоктыруы ачыкланган, аларның 392се - савым сыерлары. Бу малларның 36 башы контроль-диагноз кую өчен суелса, калган 609 башы итлеккә озатылган. Бүгенге көндә районда туберкулезга реакция биргән маллар юк, диләр.

    -"Кади" хуҗалыгындагы малларда туберкулез барлыгы ачыклану белән алар барысы да ит комбинатына озатылды. Шуннан соң товарлыклы-сөтчелек фермасында комплекслы эш башкарылды,- ди район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Таһир Гыйниятуллин. -Тирес чыгарылып, биналарга дезинфекция үткәрелгәч, монда Балтач районыннан 346 баш буаз тана кайтарылды.

    "Үтәмеш" хуҗалыгында 218 баш мөгезле эре терлектә (123се - савым сыеры) туберкулез булуы ачыкланган. Шуларның 24се декабрь аендагы тикшерүдә күренгән.

    Әлеге хуҗалыкның фермаларыннан һәм кардадан күп еллар буена җыелган тирес читкә чыгарылган һәм өч кат дезинфекция үткәрелгән. Иске Үтәмеш авылында язга зур эш планлаштырыла, җәйге лагерь төзеп, товарлыклы-сөтчелек фермаларын бушатырга һәм җәй дәвамында биналарны туберкулезга каршы комплекслы эшкәртергә кирәк булачак.

    "Чирмешән агрохезмәтләре"нең "Югары Кәминкә" бүлекчәсендә дә 102 баш мөгезле эре терлекнең чирле булуы беленгән. Декабрь аенда хуҗалыктагы калган малларның күбесе "Үтәмеш" җәмгыятенә күчерелгән, озакламый симертелүче 70 баш үгез дә шунда озатылачак.

    Югары Кәминкә фермалары да күп еллар дәвамында җыелган тирестән чистартылган, комплекслы эшкәртү үткәрергә кирәк.

    Туймәттә туберкулезлы 167 малның күпчелеге савым сыерлары. Җәйге чорда ферма территорияләре, кардалар тирестән арындырылган, биналарга механик чистарту үткәрелгән һәм дезинфекция ясалган, металл конструкцияләр термик ысул белән эшкәртелгән.

    Түбән Кәминкәдә 68 баш тананың туберкулез белән чирле икәнлеге ачыкланган һәм алар ит комбинатына озатылган. Декабрьдә тикшерелгән 205 баш малда туберкулез авыруы табылмаган. Бу хуҗалыкта ферма территорияләреннән һәм кардалардан 7, 6 мең куб метр тиресне бер километр читкә чыгарганнар.

    Ел башыннан Кара Чишмәдә үткәрелгән тикшерүләрдә 34 баш мөгезле эре терлектә чир табылган, шуларның 27се - савым сыеры. Декабрьдә кабат 389 баш мал тикшерелгән, монысында реакция бирүчеләр булмаган. Хуҗалыкның терлекчелек биналарында механик чистарту һәм дезинфекция үткәрелгән. Киләчәктә туберкулезга каршы комплекслы чаралар уздыру бурычы йөкләнә.

    Туберкулезны йоктырудан сакланырга кирәк. Чирне вакытында ачыклау хәерле. Бер үтеп керсә, ул теләсә кайсы хуҗалыкка зур зыян сала. Дөресен генә әйткәндә, берничә дистә ел эчендә туберкулез безнең районга миллионнарча сумлык зыян китерде, фермаларда маллар саны азайды.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: