Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районы хуҗалыкларында борчак һәм уҗым бодае суктыралар

“БИО АГРО“ җәмгыяте  быелгы уракны борчак участогыннан башлаган.

Юл участогы янәшәсендәге 111 гектарлы басуда 6 комбайн эшли.

– Бөртек коры, өлгергән, дымлылыгы 9,8 процент, - ди агроном Илшат Шәрифуллин. -Уңышны тизрәк җыеп алырга кирәк, юкса коела башлый.

Җәмгыять идарәчесе Руслан Хәлиуллин Түбән Кармалка янындагы участокка юнәлде.

– Анда дүрт комбайн уҗым бодае суктыра, - ди ул. -Быел комбайннарга барысы 15 мең 167 гектарда эшлисе. 1750 гектарда чиста пар җирләре бар, аларны да эшкәртәбез.

“БИО АГРО“да быел борчак шактый ук мәйданда, 1300 гектарда игелгән. Әлегә аның чыгышы гектардан 11 центнер тирәсе. Көчлерәк участокларга күчәләр генә.

“ЧИРМЕШӘНАГРО“ да урып-җыю эшләренә оешкан төстә кереште, нәтиҗә дә начар түгел, уҗым бодаеның гектар көче 24 центнер тирәсе. Елына күрә бер дә начар түгел. Бу хуҗалыкта 441 гектар  мәйданда, ягъни тиешленең 13 процент өлешендә комбайннар эшләгән дә.

“Әккәрәй“дә бер гектардан уртача 28 центнер уңыш җыялар, уҗым бодае шулай сөендерә.

Тулаем район буенча 1069 гектардан (тиешленең 2 проценты) бөртек суктырганнар. Күпчелек әле һаман кырга чыкмаган.

 

 автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев