Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районы фермаларында ремонт эшләрен тизләтергә кирәк

Быел районда республика программалары нигезендә тугыз терлекчелек бинасы, дүрт ашлык амбары, бер силос-сенаж базын һәм машина-трактор паркын яңарту күздә тотыла.

“ЧИРМЕШӘНАГРО”ның һәм “Андреевка” җәмгыятенең Шешминка авылындагы, “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”нең җәмгыятенең Түбән Кәминкә бүлекчәсендәге бөртек салу складлары, Кармыш авылындагы “Гатин Д.М.” крестьян-фермер хуҗалыгына, бөртек склады ремонтланган очракта чыгымнарның 30 проценты кайтарылырга тиеш

"ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ" җәмгыятенең Түбән Кәминкә бүлекчәсендә дәүләт программасы буенча силос-сенаж базы ремонтланачак. "Камалова Р.И." крестьян-фермер хуҗалыгының Тукай поселогында урнашкан машина-трактор паркындагы ремонт мастерское ремонты да бу программага кергән.

Район хуҗалыкларындагы тугыз ферма да капиталь ремонт программасына кертелде, шуларның алтысы - 200 баш, өчесе 100 баш терлеккә исәпләнгән.

"ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ" җәмгыятенең Югары Кармалка бүлекчәсендә 200 әр башка исәпләнгән - ике, "Әккәрәй" җәмгыятенең Утыз Имән авылындагы шундый янә ике ферманы төзекләндерү планлаштырылган. "Сөлчә" җәмгыятенең Яңа Элмәледәге, Шешминка авылында "Бесчастнов В.А." крестьян-фермер хуҗалыгының 200әр башка исәпләнгән фермалар да әлеге исемлеккә кертелгән.

 "Әккәрәй" җәмгыятенең Әккәрәй авылындагы, "ЧИРМЕШӘНАГРО" җәмгыятенең Кече Чегодай авылындагы һәм Кармышта "Минебаева Д.Р." крестьян-фермер хуҗалыгындагы 100 әр башка исәпләнгән фермалар да яңарырга тиеш.

-Хуҗалыкларда эш бара, - ди  район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Ильяс Гатауллин.- Бүген “Сөлчә” хуҗалыгында 200 башка исәпләнгән терлекчелек бинасында, “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятенең ындыр табагында һәм “Гатин Д.М.” крестьян-фермер хуҗалыгының ашлык амбарында төзекләндерү эшләре төгәлләнгән дип була. Ә менә башка хуҗалыкларга бу яктан ашыгырга һәм 1 октябрьгә эшне төгәлләргә дә кирәк. Кызганыч,  ремонт эшләре соңарып  башлаган хуҗалыклар да бар, моның төп сәбәбе –акча җитмәү.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X