Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән егетләре мактала

Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалы курсантлары өч атналык көзге практикада булдылар. -Курсантларыбыз практика үткән хуҗалыкларда еш булабыз, җитәкчеләр белән дә элемтәдә торабыз,- ди Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалы укытучысы Анна Миронова. - Алар барысы да шактый тәҗрибә туплап кайтканнар. Ришат Белалов "Чирмешән АГРО"ның ындыр табагында, Владимир Белов шул ук җәмгыятьтә...

Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалы курсантлары өч атналык көзге практикада булдылар.

-Курсантларыбыз практика үткән хуҗалыкларда еш булабыз, җитәкчеләр белән дә элемтәдә торабыз,- ди Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалы укытучысы Анна Миронова. - Алар барысы да шактый тәҗрибә туплап кайтканнар.
Ришат Белалов "Чирмешән АГРО"ның ындыр табагында, Владимир Белов шул ук җәмгыятьтә тракторчы ярдәмчесе булып эшләгән. Яшьтән техника белән кызыксынган Алексей Миронов җәйге каникулында "Чирмешән агрохезмәтләре"ндә азык җыю комбайнында практика үткән. Бу егетләр турында оешма җитәкчеләре бары мактау сүзләре генә әйтәләр. Айдар Шәйхиев та "Чирмешән агрохезмәтләре"нең "Туймәт" бүлекчәсендә белемнәрен эштә күрсәткән. Ул тракторчы ярдәмчесе булып, көзге чәчүдә катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан