Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ашатмасаң – сөт көтмә

"Кади" җәмгыяте бүген былтыргы белән чагыштырганда сөтне көнгә уртача 696 килограммга күбрәк сата. Әлеге хуҗалыктан һәр көнне уртача 2400 килограммлап продукция озатыла. "Лашман агрофирмасы"ннан көненә 1120 кило-граммлап сөт китә. Бу - былтыргыдан яхшырак. "Чирмешәнагрохезмәтләре"нең "Туймәт" бүлегендә былтыр шушы вакытта көненә уртача 400 килограмм гына сөт сатсалар, быел бу күрсәткеч 1100...

"Кади" җәмгыяте бүген былтыргы белән чагыштырганда сөтне көнгә уртача 696 килограммга күбрәк сата. Әлеге хуҗалыктан һәр көнне уртача 2400 килограммлап продукция озатыла.


"Лашман агрофирмасы"ннан көненә 1120 кило-граммлап сөт китә. Бу - былтыргыдан яхшырак.

"Чирмешәнагрохезмәтләре"нең "Туймәт" бүлегендә былтыр шушы вакытта көненә уртача 400 килограмм гына сөт сатсалар, быел бу күрсәткеч 1100 килограм-мнан күбрәк. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, бүген "Сөлчә" җәмгыятендә, "Чирмешәнагрохезмәтләре"нең "Бәркәтә", "Югары Кәминкә", "Алга" бүлекләрендә сөт былтыргыдан аз савыла.

Хуҗалыкларның бер өлеше үз продукциясен күрше Аксубай поселогындагы сөт җыю пунктына тапшырса, икенчеләр аны Чирмешәнгә китерә.

"Кемдәдер сыерларның буаз, ташлаткан вакыты булса да, күрсәткечләр түбәнәюенең төп сәбәбе - малларны тиешенчә ашатмау, карамау", - диләр белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined авыл хуҗалыгы