Кызыл шомырттан квас рецепты
Знайте

Кызыл шомырттан квас рецепты

Әле сезнең мондый квасны эчеп караганыгыз юктыр. Ул үзенчәлекле җиләкне һәм газлы куасны яратучыларга ошаячак. Эссе көннәрдә сусауны басу өчен дә шәп булачак!

Ингредиентлар: 3 литр су, 3 стакан кызыл шомырт, 300 грамм шикәр комы, ярты бал кашыгы «тере» чүпрә.

Шомыртны юарга һәм 150 грамм шикәр комы белән болгатып төнгә калдырырга. Аннары болгатырга һәм 3 литр су, калган шикәрне һәм чүпрәне салырга. Кабат 10-12 сәгатькә калдырырга. Шуннан соң аны сөзәргә.

Шәп квас килеп чыксын өчен тагын 1-2 көн тотарга һәм салкынга куярга.

чыганак


Нет комментариев